Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан массакүләм вакцинация темпы февральгә артачак

Республика февральгә алданрак язылганга караганда күбрәк доза вакцина ала алачак.

Путин йөкләмәсеннән соң Татарстанда массакүләм вакцинация процессы тизләтеләчәк. Февральдә республика 190 мең доза вакцина алырга тиеш иде, әмма хәзер тәэмин итү күләме күбрәк булырга мөмкин. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан теге яки бу күләмдә - массакүләм вакцинациягә кереште инде. Без февральгә якынча 190 мең доза көтәбез, тик кичәге мәгълүматны һәм ил президенты куйган бурычны исәпкә алып, бу процесс тизләнәчәк, һәм күләмнәр, мөгаен, күпкә күбрәк булачак. Республика әзер», - диде Галимова.

Вакцинация - һәр татарстанлы өчен ихтыярый эш. Бу мәсьәләдә хакимиятнең төп бурычы мәгълүматлаштырудан гыйбарәт, дип ассызыклады Галимова: «ТР Президенты тарафыннан республика халкына вакцинация мөмкинлекләрен җентекләп аңлату бурычы куелган».

Өстәмә дозалар кергән саен, вакциналар республика буенча таралачак, бу зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең генә түгел, хәтта иң кечкенә һәм ерак торак пунктларда да мөмкинлек булсын өчен эшләнәчәк.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X