Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уңышлы старт алынды

Районыбыз терлекчеләре 2021 елга уңышлы старт алдылар. Район хуҗалыкларында 14 гыйнварда сыерлардан тулай савым 221 тоннага җитте. Бу 2020 елның шул чоры күрсәткече белән чагыштырганда 31 тоннага күбрәк, үсеш 16 процент тәшкил итә. Районыбыз сыер савучылары җитештерү арттыруда республика күләмендә дә иң яхшы күрсәткечкә ирештеләр. Сыерларның продуктлылыгы гыйнвар ае башына карата – 6 тоннага, бер көн эчендә (13 гыйнвар күрсәткече) 1000 килограммга артты.

Район буенча бер сыерга уртача 24,2 (2020 елда – 22,6 кг.) литр сөт савыла. Ягъни без Әтнә һәм Мамадыш районнарыннан гына калышабыз. Җаваплылыгы чикләнгән “ПМК” җәмгыятендә (Чулпыч фермасы) сыерларның продуктлылыгын 34,9 килограммга җиткерделәр. “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында – 29,7. Былтыргы күрсәткечләрне күпкә узып эшләгән хуҗалыкларга “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесен (28,4 кг.), “Игенче” җәмгыятен (25,3 кг.), “Мичән” (22,7 кг.), “Тимершык” (22,9 кг.) бригадаларын кертергә була. Шул ук вакытта “Курсабаш”та, “Әхмәтов” хуҗалыгында елны ирешелгәннәрдән бераз чигенеп башладылар.

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев