Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Дуслар, фикердәшләр булдылар

“Саба таңнары” газета­сының узган елгы 23 декабрь санында Шәмәрдән урта мәктәбендә озак еллар дәвамында директор вазифаларын башкарган Шәүкәт Әнвәр улы Хәмзинның вафаты турында кайгынамә укыгач, күңелем тулып, кулга каләм алдым. Быел сигезенче дистәсен түгәрәклисе булган. Кайгынамәдә Шәүкәт Хәмзинның үз эшенең остасы, ярдәмчел булуы турында языла. Ул минем ирем Кави Байкиев белән бер чорда эшләде. Шул уңайдан күңелдә тирән эз калдырган, һич тә онытылмаслык бер көнне искә алыйм әле.

Кавиның каты авырудан һәм мәктәп язмышы өчен сызланудан йоклый алмый тилмергән вакыты иде. Хәлен белергә район мәктәпләре директорлары, Икшермә халкы килеп керде. Барысына да рәхмәтле булып калдым, бу хакта язып та чыктым. Шәүкәт Әнвәр улының ерак араларны якын итеп Иске Икшермәгә килүе минем өчен бигрәк сөенечле булды. Үзем дә сугыштан соңгы чорда Шәмәрдән җидееллык мәктәбен уңышлы тәмамлаган кеше бит. Олы яшьтәге һәм яшь директорларның чәй өстәле артында озак кына утырып сөйләшүләре, әлбәттә, мәгариф турында иде. Аның кеше тормышында бәһаләп бетермәслек әһәмияте хакында барды сүз. Ике мәктәпнең (Шәмәрдән һәм Икшермә) зурлыгы, укучылар санының күплеге ягыннан охшаш, үзенчәлекле тирәлеккә урнашкан булуы Кави белән Шәүкәтне бәхәсләшеп алырга да мәҗбүр иткән иде. Ахырда уртак фикергә килүләре истә калган. Саубуллашканда безгә биргән киңәшләре дә гомер буе онытылмады. Ул төндә мин дә, Кави да уянмыйча йоклаганбыз. Әнвәр турында “Озак вакыт авыру кеше тәрбияләгәнме икән әллә?” дип тә уйладык.

Еллар узды, иремнең вафатыннан соң мәктәп музеен тулыландыру өчен материал тупладым. Барысын да район ветераннар советы рәисе Расих Хәсән улы Сабировка тапшырган идем. Танылган скульптор Кадим Җәмит ясаган бюстны ачуга багышланган митингта район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Кави Байкиевның күпкырлы хезмәте, гаиләсе турында йөрәккә ятышлы чыгышында “Иске Икшермә мәктәбе директоры хакында әле күп сөйләрләр һәм язарлар”, – дигән иде. Истәлекләр, чыннан да, күп. Кави белән аралашкан кешеләргә үзем дә мөрәҗәгать иттем. Берсе дә җавапсыз калдырмады. Шәүкәт Хәмзинның вафатыннан соң, аның Кави турында истәлекләрен кабат укып чыктым. Исхлас күңелдән язган. Кавины ни өчен югары дәрәҗәдә хөрмәтләвен ассызыклаган.

Икшермәдә мәктәп музее оеша калса, барлык истәлекләр анда лаеклы урыннарын алырлар, иншалла. Кави Байкиев исемен йөрткән мәгариф учреждениесендә белем алучы укучылар өчен зур бер сабак, хакыйкать дәреслеге булырлык истәлек, хатирәләр.

Язмамны Шәүкәт Хәм­­зин­ның җәмәгате Су­фия Рәхмәтулла кызы­ның, балаларының, ту­­ган­нарының авыр кай­гы­­ларын уртаклашып тө­гәллим.

Сәяра Гарифуллина-Байкиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев