Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура Казанда мәктәп тәрәзәсеннән укучы егылып төшү сәбәбен ачыклый

Бала исән, хәзер аны табиблар тикшерә.

Прокуратура Казанда мәктәп тәрәзәсеннән укучы егылып төшү сәбәбен ачыклый. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Агентлык мәгълүматларына караганда, бу хәл бүген Шамил Усманов урамында урнашкан 65нче мәктәптә булган. Мәктәпнең дүртенче каты тәрәзәсеннән тугызынчы сыйныф укучысы егылып төшкән.

«Күзәтчелек ведомствосы мәктәп администрациясенең укучыларның тормыш куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү, шулай ук балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау өлешендәге гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк», — дип сөйләде Галиев.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә баланың исән булуын әйттеләр. Хәзер аны табиблар тикшерә.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев