Сак белән сок кебек: ир - авылда, хатын - шәһәрдә
«Бик рәхәт әле, сезнең кебек ир, каенана көен көйләп ятмыйм, киенәсем килсә киенәм, барасы җиремә барам»
Әлфия артык чибәрләрдән саналмаса да, мәхәббәтле кыз иде. Зәп-зәңгәр күзләре, тумыштан кызгылт чәче, оялчан гына елмаюы ап-ак йөзен тагын да ачып җибәрә. Салмак кына атлап йөрүләре болай да төз гәүдәсен тагын да матурайта кебек. Әмма аның өчен чибәрлек зур роль уйнамый иде. Сокланып карап калган егетләргә дә игътибар итмәде. Укуын белде. Мәктәптә дә, институтта да яхшылар рәтендә барды, җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Ял җиттеме өенә кайтырга ашыкты.
Кулына диплом алгач та туган ягына кайтып китте ул. Дөрес, эшкә һөнәре буенча урнаша алмады. Тик югары белемле укытучы башка урында да югалып калмады. Яратып эшләде, буш вакытларында китап укыды. Әнисе кич чыгарга, егетләр белән танышырга кыстаганда:
– Әй, нәрсә калган соң анда? Насыйп булса ялгыз калмам әле, – дип кырт кисте.
Кайчак: “Туйдыгызмы, котыласыгыз киләме әллә?” – дип тә өстәде.
Ел артыннан ел үтте, дус кызлары кияүгә чыгып беттеләр, гаилә мәшәкатьләренә чумдылар. Ә Әлфия һаман ялгызы.
Беркөн шулай боларга иң якын дусты Чулпан килеп керде. Үзе белән матур, чая кызын да иярткән иде. Чулпан гел үзе, ире, тормышы турында сөйләде. Аннан:
– Синең хәлләрең ничек соң, дустым? Кияүгә чыкмыйсыңмы әле? – дип сорап куйды.
Әлфия әллә нишләп китте. Моңарчы да ишеткән сораулары бит инде, югыйсә. Тик ул чакта бер дә исе китмичә генә:
– Бик рәхәт әле, сезнең кебек ир, каенана көен көйләп ятмыйм, киенәсем килсә киенәм, барасы җиремә барам, – дип авызларын шап каплап куя иде. Ә бу юлы... “Чулпанның бәхетеннән көнләшәм бит мин”, – дип уйлады ул.
Күршеләре күптәннән бер егет белән таныштырам дип йөри иде. Икенче көнне шул күрше апасын күргәч, Әлфия: “Банат апа, теге егетең өйләндеме әле? Әллә очрашып карыйм микән? Ошап куймасмы”, – диде.
Банат апа озак көттермәде, егетне чакыртып та китерде. Самат төшеп калганнардан түгел икән, хуҗалыкның алдынгы тракторчысы, комбайнчысы, мактаулы кеше. Чаялыгы, үткенлеге дә ярыйсы. Сөйләшергә дә оста. “Эләктергәч, җибәрмим инде мин сине. Банат апа күрсәткәннән бирле ошатып йөрдем үзеңне”, – дип, эшне тиз тотты. Озак та үтми өйләнешеп тә куйдылар. Һәм Әлфия авылга, каенана янына кайтып китте.
Гаилә зур, өйләнмичә картайган тагын бер егет, кияүгә чыкмый калган кызлары, карт әби бар. “Әһә, монда өч каенана икән әле”, – дип уйлады яшь хатын. Тора-бара усаллыклары да сизелә башлады. “Эндәшмә, кызым, йортка чит кеше килеп кергәч уңайсызлык булып ала инде ул, бар да җайланыр. Кодагый начар кешегә охшамаган”, – диде әнисе.
Түземлеге бар Әлфиянең, тик күпкә җитәрме? Ул иренә беркөнне: “Самат, әйдә, район үзәгенә күчик. Монда болай да кеше җитәрлек. Олыгайганчы үз оябызны булдырыйк”, – диде.
Тегесе әнисе белән киңәшләшкән, ахры. Кичен каенана сүз башлады:
– Әлфия, син малайны котыртма әле, яме. Җибәрмим мин аны. Ул киткәч, утын, печән кем ташыр? Кеше яллап эшләтербезмени?
– Өйдә булышырга кеше җитәрлек. Аларны җыеп яткырып булмый бит инде.
– Барысы да үз урынында кирәк. Абыйсы маллар карый, апасы өй тирәсендә.
Эндәшмәде Әлфия. Сүз куертудан файда юклыгын аңлый иде. “Бер җае чыгар әле”, – дип, үзен тынычландырды.
Җае, чыннан да, чыкты. Улы авырып, сырхауханәгә эләкте. Шул китүдән фатир табып, эшкә урнашып, район үзәгендә төпләнеп тә калды.
– Аерылыштыгызмы? – дип сорыйм каршымда үз тормышы турында сөйләп утыручы Әлфиядән.
– Юк, аерылышмадык. Бергә дә түгел. Ул – авылда, мин – монда. Улыбыз бишенче сыйныфта укый инде. Йә әтисе килеп хәл белә, йә мин авылга кайтам.
– Ирең акча биреп торамы?
– Быел укырга барыр алдыннан 300 сум биргән иде. Сораганым да юк. Йортта төзәтәсе җирләр булса әйткәлим, булыша.
– Ә ник аерылышып, икенче кешегә чыкмыйсың?
– Әйбәт кеше ул Самат. Хәзер юньле ир-атны каян табасың?
Менә шулай ничә еллардан бирле Сак белән Сок кебек икесе ике якта яшиләр. Әлфия авыр булса да түзә. Самат әнисе сүзеннән чыга алмый. Ә, бәлки, теләмидер. Рәхәт бит: хатын гаилә дигән авыр йөкне үзе генә тартып бара. Нигә көчәнергә?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев