Тормышыннан ямь табып яши
Язмыш бит ул һәркемгә төрлечә бирелә. Кемнедер саулыгы-байлыгы гомере буена озата бара, кемнәргәдер бу бәхет өлешләп кенә бирелә. Шулай булуга карамастан, тәкъдиренә риза булып, үзен бәхетле санап, булганына шөкер итеп яшәүче кешеләр аз түгел арабызда. Авылдашым Мәүлит абый Минкәбиров – шундыйлардан.
1961 елда Габделхәер абый белән Хәдия апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә Мәүлет абый. Авыл балаларына хас булганча яшел чирәмдә аунап, Мишә елгасында су коенып таза-сау булып үсә ул. Явлаштау сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Аннары Бөгелмә индустриаль техникумында укып һөнәр үзләштерә. 1980 елда, ул вакытта егет кеше өчен бик абруйлы саналган армия хезмәтенә алына. Германиядә водолаз булып хезмәт итә. Бергә киткән егетләр арасында иң якыны Арча районы Иске Кишет авылы егете Касыйм Закиров була. Ике ел армия хезмәтен үтәгәннән соң туган җирләренә бер үк көнне кайтырга туры килә аларга.
Хәрби хезмәттән кайтканнан соң тормыш үз җаена дәвам итә. Инженер, механизатор, газ буенча оператор булып та эшли ул. 1985 елда Олыяз кызы Гөлзидәгә өйләнеп өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә өчесе дә үз тормышларын корганнар, дүрт оныклары бар. Инде шушы бәхеткә куанып матур гына көн итеп ятканда Мәүлит абыйны язмыш сынау алдына куя. Аның аяклары йөрми башлый. Хастаханә юлларын күп таптыйлар алар тормыш иптәше белән, ләкин файдасыз. Тормышның алларына куйган бу авыр сынавына бирешмиләр, авырлыкны бергә- бергә җиңәргә тырышалар. Мәүлит абый компьютерны, телефонны да кулланырга өйрәнә. Китаплар, газеталар укып вакытын файдалы итеп уздырырга тырыша. Шигырь китапларын аеруча ярата. Шулай әкрен генә тормыш үз җаена ага бирә.
Шулай көннәрдән бер көнне бергә хезмәт иткән Касыйм дусты тормыш иптәше Гөлүсә белән Мәүлит абыйның хәлен белергә килеп керәләр. Шушы матур мизгелләрнең шаһиты булырга туры килде безгә. Хезмәттәшләрнең сөйләшер сүзләре күп иде. 39 ел элек булган вакыйгаларны алар бүген дә яхшы хәтерлиләр.
Водолаз хезмәтенең авырлыклары, суга баткан егетне су астыннан эзләүләре турында кичә генә булган вакыйга кебек искә алдылар алар. Сүзгә тормыш иптәшләре дә кушылып, аларның бер-берсен сагынып яшәүләрен сөйләшеп алалар. Мул табын артында бик озак гапләшеп утырдылар дуслар ул көнне. Матур итеп җиткергән өйләренең рәхәтен, игелеген күреп, тормыш иптәше Гөлзидә, кызларының, кияүләренең, уллары Мөслим белән киленнәре Инзиләнең кайгыртуын тоеп, тормыштан ямь табып, матур гомер кичерүләрен теләп калабыз. Мәүлет абый сәламәтлеге чикле булса да, бервакытта да рухын төшерми, яшәүнең матур якларын гына күрергә тырыша, күңелен дин белән дә тынычландыра.
Тәгъзимә Галиева, Явлаштау авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев