Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Уртак максатлар белән эшлибез

Быел Курсабаш авыл җирлегендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат мәктәбе ачылды. Заманча җиһазландырылган, кадрлар белән тәэмин ителгән мәктәптә барлыгы 68 бала белем һәм тәрбия ала. Алар әлеге мәктәптән ерак булмаган Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортыннан килеп укыйлар, ятып кына торганнарны укытучылар үзләре барып укыта. Әлбәттә, аларның мәктәп программасы сәламәт балаларныкыннан нык аерыла. Әлеге программа балаларның аң дәрәҗәләрен үстерү, тиешле өстәмә белем бирүгә юнәлдерелгән.

Укытучыларның барысы да югары белемле, балаларны үзләренекедәй күреп белем һәм тәрбия бирәләр. Мәктәп тормышы, анда барып уку – балалар өчен бик кирәкле процесс. Алай гына да түгел, автобуска утырып килү, икенче мохит аларга рәхәтлек тә бирә. Сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан бөтен уңайлылыклары булган спорт залы, хезмәт бүлмәләре, алга таба биредә торып укучы балалар да булачагын истә тотып, матур, якты йокы бүлмәләре булдырылган. Моның өчен район башлыгы Рәис Миңнехановка, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакировка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әлбәттә, балаларга бөтен мөмкинлекләрне тудыруга мәктәбебез директоры Айдар Шәрипов зур көчен куя. Аны һәр баланың яраткан «әтисе»нә әйләнде дисәк, һич ялгыш булмас. Шул ук вакытта Югары Утар балалар-интернат йорты директоры Имаметдин Гәрәев белән дә тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Мөмкинлеге чикләнгән балалар белән эшчәнлегебез бердәмлеккә, үзара аңлашуга корылган.

 Рузалия Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев