Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Акча тотсаң, кулыңны ю

Безнең күршедә бик тә булдыклы ялгыз хатын яши. Ничә еллар инде мул сөтле сыер асрый. Бар күрше-тирәләрне сөт белән тәэмин итә. Беркөнне мин дә иртән, өч литрлы банка тотып, күршемә кердем.

Тиешле хакын түлим дип кулымны  сузганда, акчам шул банкага төшеп китмәсенме! ”Ай, аллам, булмады бит әле”,– диде күршем һәм банканы кайнар су белән юганнан соң гына аңа яңа сауган  сөтне  салып бирде. Ул гомере буе кибетче булып эшләде һәм акчаның пычрак икәнлеген яхшы белә. Чыннан да, күпме кеше кулыннан үтә ул кәгазь купюралар. Үземнең дә акчада миллионлаган микроблар мыжлап торуы турында  укыганым бар. Хәер, бу аның бердәнбер  кимчелекле  ягы бугай. Ә калган яктан алганда, акча күбрәк булган саен тормыш күңеллерәк. Эчне төртеп тишми. Курыкмыйча санагыз, игелекле эшләргә генә сарыф итегез. Бары акчаны тотканнан соң кулыгызны  сабынлап юарга гына онытмагыз.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Чулпыч – Саба.

 Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев