Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"Алар минем өчен канат булдылар..."

Быел мәктәбебезнең унберенче сыйныфын бары ике укучы тәмамлады. Икәү генә булсалар да, алар мәктәбебездә үткәрелгән кичәләрдә, район, республика, төбәкара конкурсларда төп көчләребез иде.

Миңа, ягъни аларның класс җитәкчеләренә бик моңсу. Алар минем өчен канат булдылар. Илүсә конкурсларга йөрсә, Гөлсөяр үзе бер сыйныф иде. Соңгы өч ай эчендә генә дә Илүсәбез республикада ике конкурста призер, бер конкурста җиңүче, бер конкурста Гран-при иясе булды. Димәк, ул - мәктәп кенә түгел, район горурлыгы да.

Менә узган атнада алар өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр яңгырады. Чыгарылыш сыйныф укучыларыбызга алдагы имтиханнарында һәм тормыш юлларында бары тик уңышлар, бәхетле киләчәк юлдаш булсын иде. Ак юл сезгә, кызлар!

Әнисә Арикеева,

Завод-Нырты урта мәктәбенең 11 сыйныф җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X