Балачакта истә калганнар
Безгә язалар
Хәзер инде безгә Сабантуйлары балачактагы кебек кызыклы тоелмый. Эш бәйрәмнең оештырылуында түгел, яшь барганга шулай. Сабый чакта гына ул барысы да кызык. Миңа биш яшь туласы елда аякка кияргә Сабантуй туфлиен кыш көне үк сатып алып, сандыкка салып куйдылар. Өйдә кеше юкта шуны киеп карыйм. Сабантуй шундый озак көттерде. Ниһаять, ул көн килеп җитте. Яңа туфли киеп бәйрәмгә киттек. Су аша чыкканда әти мине: “Ялгыш басып аягыңны чылатырсың”,– диде дә, күтәреп тә алды. “Төшер! Төшер!”– дип тыпырчындым да, тәки туфли белән суга бастым. “Зур” кызга әтигә күтәртү оят бит инде.
Балачакта истә калганнар күп инде алар. Мин әбиле гаиләдә үстем. Аннан гел: “Әби, бабайлар кайчан зират янына җырлап баралар?” – дип сорый идем. Мондый хәл кызык һәм сәер тоелгандыр инде бала-чагага. Баксаң, ул өлкәннәрнең Корбан гаете намазына барулары булган икән. Без аларга ияреп, качып кына дини йола үтәгәннәрен карый идек. Ул вакытта авылда мәчетләр юк. Корбан гаете бик көттереп, озак зарыктыргач кына җитә иде. Бала чакта вакыт алай тиз үтмәгән, күрәсең. Олыгайгач кына ул, таң ата да, кич була.
Әнине: “Кайчан җәй җитә?”– дип тинтерәтүләр дә онытылмый. Бу фасыл һәрчак ашыкмый килгән кунак кебек. Җәй җитсә, көне буе колхоз һәм шәхси хуҗалык эшләрендә булган 160 баш атны абыйлар төнгелеккә сакларга алып баралар. Бүреләр килмәсенгә 4-5 җиргә учак ягалар. Мин, әлбәттә, абыйлардан калмыйм. Иң юаш атка утыртып куялар. Бервакыт йокыга китеп, ат өстеннән егылып төшкәнмен. Өстә әтинең телогрейкасы, ул аяк йөзенә кадәр төшеп тора. Шуңа күрә үземә берни булмады. Ат та, мин егылып төшкәч, урыныннан бер адым да кузгалмаган. Кояш чыккач, кайтабыз, 160 баш ат чаптырып авылга килеп керә. Урамда адәм заты да, мал-туар да, эт тә юк. Булганы да качып бетә. Абыйлар 3-4 сәгатьлек тәмле йокыга талалар.
Беренче сыйныфка барыр вакыт җиткәч, әни акка зур кара түгәрәкләр төшкән ак күлмәк, кара сатин алъяпкыч тегеп киертте. Кара сатин букчалы да булдым. Хәзер аны шоппер диләр. Кыш җитсә, шуарга чана да бар. Чаңгыны сөян (юкә) тактадан Каюм энем ясый иде. Кичтән юнып-шомартып, сыгылып торсынга икесенең арасына шакмак тыгып тарттырып, җылы мичкә куя. Икенче көнне, кем беренче эләктерә, шул чаңгыны тагып, авыл Сабантуе үткәрелгән урынга тау шуарга китә. Бер иртәдә мин алдан өлгердем. Таудан өч тапкыр әйбәт кенә шуып төштем. Дүртенчесендә – шарт! – бер чаңгыны сындырдым. Үземә берни булмады. Чаңгыны тиз генә кайтып чоландагы урынына куйдым. Каюм, нишләсен инде, тагын ясый. “Монысын сындырмагыз инде, үземә дә киеп чыгарга кирәк”, – дип барыбызны да кисәтә иде.
Тимераяк дигәне дә бар бит әле. Анысын ясау да Каюм энемнең кулыннан килә иде. Сызымын мәктәп директоры Фәрит абый бирә. Сөян агачына юан тимерчыбыкны үткенләп кага да, киндерәне итеккә тимераякны бәйләрлек итеп урнаштыра. Менә сиңа спорт җиһазы! Анысы булгач, катогы да кирәк. Декабрь башында Фәрит абый барлык укучыларны линейкага тезеп белдерү ясый: “Балалар! Мәктәп ишегалдына каток ясыйбыз. Бүген кич чиләкләр алып килегез!” Китәбез инешкә. Бәке тишелгән. Шуннан барыбыз да су ташый. Фәрит абый кая саласын күрсәтеп тора. Каток хасил булганчы бер атна үтә. Аннары кышкы каникулда көне-төне тимераякта шуабыз. Уйнарга ул вакытта кесә телефоннары юк бит. Тимераяк чаңгы түгел, аны сындырып булмый. Кыш буена җитә.
Безнең балачак сәхифәләрен кайбер онытылмас матур мизгелләре шушыдыр. Аны алыштырган үсмерчак турында аерым язармын. Газета укучыларга ошаса дип әйтәм инде.
Әминә Усманова.
Иләбәр.
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев