Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бар иде комсомол чаклар

Гаилә архивыннан документлар эзләгәндә үзем өчен кадерле булган фотосурәткә юлыктым. Моннан 40 ел элек Казан авиация берләшмәсендә эшләгән вакытта төшкән булганбыз. Ул вакытта безнең комсомол яшьләр бригадасын “Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңгән өчен” кызыл байрагы белән бүләкләгәннәр иде.

undefinedБригадада 6 эшче – Әнвәр Мөхәмәтҗанов (сулдан уңга), Назыйм Садыйков, Анатолий Иванов, Котдус Яруллин (бригадир), мин – комсорг Илдар Ситдыйков, Ильяс Мусин. Барыбыз да совет армиясендә, хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайткан 23-28 яшьлек егетләр идек. 1970-1980 елларда СССР буенча меңәрләгән иде мондый бригадалар, шуңа күрә бу бүләк берләшмә өчен дә зур дәрәҗә булды. Бу фотосурәт кадрлар бүлегенең коридорында зурайтылган форматта эленеп торды, әле 2002 елда да бар иде. Шулай ук 70нче елларда Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан киң таралу алган “За себя и за того парня” хәрәкәтендә дә катнаштык. Ягъни һәр яшь эшче үзенең йөкләмәсеннән тыш авиация берләшмәсеннән фронтка китеп һәлак булган кеше өчен дә план үтәде. Самолет ясап чыгару төп эш булса, бүтән чараларда да актив катнаша идек. Халык дружиналарына, спорт ярышларына йөрүләр, коммунистик һәм комсомол өмәләреннән тыш Үзәк стадион, Яшьләр үзәге төзелешендә катнаштык.

Хәзер барыбыз да 70 яшькә якынлашучы “Хезмәт ветераннары”. Моның белән бик горурланам. Бригадада бүтәннәр дә бар иде, билгеле. Сугыш вакытында заводта эшләгәннәр белән дә бергә хезмәт куйдык. Мәсәлән, Вазыйх Садыйков, Әминә апа Рамазанова. Алар Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганнардыр дип тә өметләнәм.

Илдар Ситдиков.

Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев