20 август 2020 яңалыклары
-
Теләчедәге «Туган Авыл» күңел ачу комплексына өч миллионга капиталь ремонт ясаганнар
Бүген яңартылган «Туган Авыл» күңел ачу компексы белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев танышты.
-
«Чәчәкле җәй – ямьле җәй!» дигән исем астында эко-микрофон
Бакчада, болында үсүче чәчәкләр матурлык үрнәге. Алар турында шагыйрьләребез матур шигырьләр иҗат иткәннәр. Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре укучылар белән берлектә табигать кочагында «Чәчәкле җәй – ямьле җәй!» дигән исем астында чәчәкләргә багышлап эко-микрофон уздырдылар. Катнашучылар күргәзмәгә куелган төрле язучыларыбызның китапларыннан чәчәкләргә багышланган шигырьләрне микрофонга укыдылар, бакчаларында үсүче яраткан гөлләре турында бай мәгълүмат җиткерделәр. Чара хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте.
-
Татарстанда мәйданы 50 квадрат метрдан кимрәк булган кафеларда алкоголь сату тыелды
Әлеге чикләүләр, Чаллыдан тыш (анда мәйданы 100 квадрат метрдан кимрәк булган туклану объектларында гына алкоголь сату тыела), республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарына да кагыла.
-
Теләчедә корыч профильләр җитештерү җәмгыяте ачылды
Оешманың ачылу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән Теләче муниципаль районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов катнашты.
-
Сабаның үзәк урамында юлларны төзекләндерү, матурлау, яңа асфальт белән түшәү эшләре кызу темплар белән дәвам итә
Фоторепортаж.
-
Ежедневный оперативный прогноз на 21 августа
Метеорологический прогноз.
-
Татарстан авыл ипотекасы бирү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булды
3 процентлы ташламалы ставка буенча 100 меңнән 3 млн сумга кадәр кредитны 25 елга кадәр срокка бирәләр, башлангыч кертем 10 проценттан башлана/
-
Махсус белеме булмаган медицина хезмәткәрләре дә «коронавирус компенсациясе» алачак
Беренчел медицина-санитар һәм махсус ярдәм күрсәтүче һәм югары белем булган медицина хезмәткәрләренә компенсация түләнәчәк.
-
Тере музыка кичәсе
19 август көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәнзил Шарифуллин белән берлектә ял кичәсе, җанлы музыка кичәсе оештырдылар. Җырлар биюләр, баянда уйнау белән алмашынды, халык һәм эстрада җырлары яңгырады. Үз чиратыбызда, без, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, барлык тамашачыларга җылы кабул итүләре, алкышлар, иҗатыбызга тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәбез.
-
«Шат җырлардан йөрәккә күңелле»
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының культорганизаторы Мөбәрәкшина Г.Г. олылар белән «Шат җырлардан йөрәккә күңелле» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрде. Җыр күп кешеләргә шатлык китерә. Ә җырлау тагын нәрсә бирә? Җырлау иммун системасын ныгыта, сәламәт йокыга ярдәм итә, стресс дәрәҗәсен киметә, акыл активлыгын яхшырта, коммуникатив күнекмәләрне киңәйтә. Җыр - табигый антидепрессант һәм, ниһаять, җырлау ышанычны көчәйтә. Кан әйләнеше һәм кислород агымы яхшыра, бу исә баш миенә кислород үтеп керү мөмкинлеге бирә, акыл активлыгы һәм хәтерне ныгыта.
-
"Күңелле балачак"
"Җәйне безнең белән бергә үткәр!" проекты кысаларында район мәдәният йорты белгечләре атна саен урамнарда, балалар мәйданчыкларында, "Ямьле Саба", "SABA-PARK"яр буенда балалар өчен күңел ачу программалары үткәрәләр. Балалар зур кызыксыну белән күңел ачу уеннарында, танып-белү конкурсларында катнашалар, призлар һәм бүләкләр алалар, буш вакытларын файдалы итеп уздыралар.
-
«Татар-информ» Казан шәһәр филармониясенең «Ретро-шлягер» концертын онлайн күрсәтә
Концерт 18:00 сәгатьтә башлана.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә "Безнең ишегалды" программасы эшли башлады
Шәмәрдән авылының Совет урамында "Безнең ишегалды"программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре башланды.
-
Татарстанда мөмкинлекләре чикле булган белгечләр өчен авыл хуҗалыгы техникасы ясыйлар
Бөтен җирдән үтеп йөри ала торган машинада чапкыч, тагылма белән буксирга алу җайланмасы, кар җыю җайланмасы, хәрәкәтләнүе чикле кешегә утыруны җиңеләйтә торган җайланма да булырга мөмкин.
-
Получением постановлений о штрафах за нарушения ПДД в электронном виде на Портале Госуслуг Республики Татарстан воспользовались порядка 70 тысяч собственников транспортных средств
Госавтоинспекция напоминает: одним из самых оперативных способов получения информации о неуплаченных штрафах за нарушения ПДД, зафиксированных работающими в автоматическом режиме специальными техническими средствами, является получение копий постановлений о привлечении к административной ответственности в личном кабинете Портала государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан ( uslugi.tatarstan.ru ).