Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда мөмкинлекләре чикле булган белгечләр өчен авыл хуҗалыгы техникасы ясыйлар

Бөтен җирдән үтеп йөри ала торган машинада чапкыч, тагылма белән буксирга алу җайланмасы, кар җыю җайланмасы, хәрәкәтләнүе чикле кешегә утыруны җиңеләйтә торган җайланма да булырга мөмкин.

Татарстанда «Техно про» җитештерү компаниясе уникаль техника ясый башлады. Әлеге техника актив ял яратучылар, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен тәкъдим ителә. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган «Татарстанда кыр көне — 2020» күргәзмәсендә республика Президентына Тулпар xIII мини-тракторын күрсәттеләр. Аны йөртү өчен машина йөртү таныклыгы таләп ителми. Бу техникда терлекчелек хуҗалыкларында авыр эшләрне башкару өчен гибрид двигательле җайланма урнаштырылган. Ачык һавада да, биналарда да кулланыла.


Бөтен җирдән үтеп йөри ала торган REX мини-вездеход — хәрәкәтләнүе чикле булган кешеләр өчен транспорт, ул йөртүчегә утыруны җиңеләйтә торган сервомеханизм белән җиһазландырылган. Анда: механикалаштырылган компактлы урып-җыю машинасы, югары үтемле чапкыч, тагылма белән буксирга алу җайланмасы, кар җыю җайланмасы, хәрәкәтләнүе чикле булган кешеләр өчен йөртүчегә утыруны җиңеләйтә торган сервомеханизм белән транспорт булырга мөмкин.


Роботлаштырылган Агробот платформасы — авыл хуҗалыгы процессларын автоматлаштыру өчен перспективалы эшләнмә, туфракны эшкәртү өчен элмә инструмент ярдәмендә аның белән дистанцион идарә итеп була, ул навигация системасы белән җиһазландырылачак.


Буксирга алучы кечкенә габаритлы ВЕБР мотобуксир хезмәтен үтәргә дә сәләтле. ВЕБРның габаритлары аны җиңел автомобиль багажнигында йөртергә дә мөмкинлек бирә, диелә бу хәбәрдә.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев