Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләчедәге «Туган Авыл» күңел ачу комплексына өч миллионга капиталь ремонт ясаганнар

Бүген яңартылган «Туган Авыл» күңел ачу компексы белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев танышты.

Теләчедә «Туган авыл» күңел ачу комплексына капиталь ремонт ясаганнар. Ремонт бәясе өч миллион сумга төшкән. Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев күңел ачу комплексы җитәкчесе Рифкать Шәфыйковка «ТАССРның 100 еллыгы» информацион билгесен чыгарыла торган товарларда куллануны раслаучы сертификат тапшырды.


«Хәзер шәһәргә барып йөрисе дә юк. Су коенып та, хоккей уйнап та була. Кирәк икән, 180 урынлык ресторан да бар», — диде район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов.

Васил Шәйхразиев сүзләренчә, татар җанлы эшмәкәрләр булса, татар телен саклап булачак.

«Татарлыкны саклап калу безнең кулда. Татарча аралашсак, авылларда һәм район үзәкләрендә саф татарча уйнап-җырлый торган фольклор ансамбльләребез булса, милли ризыклар сакланса, татар телен саклап калып, киләчәк буыннарга тапшыра алачакбыз. Моның өчен тырышлык кирәк. Һәм, әлбәттә, милләт авыл аша үтә», — ди Премьер-министр урынбасары.

«Сезгә кечкенә генә эшебезне карарга килүегез өчен барыгызга да рәхмәт. „Болай да әйбәт бит инде кафегыз“, — дигәннәр иде. Кешеләрнең килүе безгә эшләргә зур этәргеч бирде. Бөтендөнья татар конгрессыннан килүчеләр булды. Соңыннан Россия татарларын кунак иттек. Комплексыбызны милләткә тагы да якынрак итү планы тормышка ашты. Бөтен татар халкы җыелышып, бәйрәм итәргә язсын», — ди комплекс җитәкчесе Рифкать Шәфыйков.

Фото: Владимир Васильев 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев