«Бисмиллаңны әйтеп кер»
Мин озак еллар район типографиясендә эшләдем. Аның бинасы төрле елларда Сабаның төрле урыннарында урнашкан иде. Баштарак халык телендә тау башы дип йөртелгән Совет урамыннан хәзерге почта янәшәсенә күчерелә ул. Бу урында хәзер сәүдә ноктасы урын алган. Шул нигездә элек Миңәч исемле карчык яшәде дип искә ала иде әнием (бу якынча 19 гасыр азагы була инде).
Язма авторы Фәһимә Мостафинаны фотода алдагы рәттә күрәсез (сулдан өченче)
Чын исеме алай да булмагандыр инде, бәлки, карты Минһаҗ исемле дип истә калган дия иде әни. Ялгыз көн күргән, кәҗә, сарыклар, казлар асраган. Әниләр аның идәнен юып, чишмәдән су алып кайтып биргәннәр, инешкә казларын төшергәннәр. Чормасында һәрвакыт каклаган казлары булган, кемнең улы өйләнә, яки кызы кияүгә китә - әбигә килә торган булганнар. Аны авылдашлары бик хөрмәт иткән, булдыра алганча тәрбияләгән. Саба байлары каралты-курасын ныгытканнар, утын белән печәнне мәдрәсә шәкертләре хәстәрләгән. “Син кеше тупсасыннан беркайчан да начар уйлар белән кермә, бисмиллаңны әйтеп кер”,- дип әйтә торган булган ул. Бу әбине белүчеләр юктыр инде хәзер Сабада. Яхшы сүз, дога белән искә алсак иде Миңәч әбине.
Миңәч әби мичкә яккан,
Казанга су салмаган.
Казанга су салыр иде,
Өйдә суы калмаган.
Миңәч әби, чык абзарга,
Тавыгың күкәй салган.
Бәтиләрең өшемәсен,
Сарыгың бәкәйләгән.
Миңәч әби чыга алмый,
Тышта буран котыра.
Шәкертләр дә килә алмый,
Киткән сабак укырга.
Миңәч әби, куй самавыр!
Әнә берәү су кертә.
Казаныңа сал тизрәк,
Мичең тартыр чак җитә.
...Саба байлары булышкан
Ялгыз-ялгызакларга.
Шуңа күрә ул байларның
Эшләре алга барган.
Фәһимә Мостафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев