19 август 2020 яңалыклары
-
“14”ле юл читенә төште, пассажиры имгәнде
Районда агымдагы елның 7 аенда 11 авария булды.
-
Роспотребнадзор беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп линейкалары үткәрүне хуплады
Белем көне уңаеннан тантаналар урамда, социаль дистанцияне үтәп үткәрелергә тиеш.
-
“Әнә Гатауллин килә”
Күршебездә бик тә батыр һәм булдыклы Әнисә исемле ханым яши. Күпчелек шәхси хуҗалыклар сыер асраудан туктаганда да, “сөтлебикә”сен саклап калды ул. Малы булгач, азыгы да кирәк. Әле беркөнне генә Әнисәләр капка төбенә рулонлы печән кайтарганнар иде. Егетләр бердәмлек күрсәтергә теләп, шуны печәнлеккә өяргә җыелганнар. Мин җәмәгатем йомышы белән кибеттән продукция күтәреп кайтып киләм. Егетләр мине күрделәр дә: “Әнә Гатауллин килә”,– дип көлештеләр.
-
«Татмедиа» уйнаткан төп бүләк — мотоблокны Арча районында яшәүче язылучы отты
Бүләк уйнатуда Башкортстан, Татарстан һәм Төмән өлкәсеннән 1049 кеше катнашты.
-
Бизнесыгызга канатлар: Татарстанның Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз проектлары белән конкурста катнаша алалар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшкуарлар өчен “Бизнесыгызга канатлар” конкурсына гаризалар бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә.
-
Татарстан мөфтие Һиҗри исәп буенча Яңа ел башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
Бүген, кояш баеганнан соң, бөтен мөселман дөньясы Һиҗри буенча яңа 1442 елны каршы алачак.
-
«Бисмиллаңны әйтеп кер»
Мин озак еллар район типографиясендә эшләдем. Аның бинасы төрле елларда Сабаның төрле урыннарында урнашкан иде. Баштарак халык телендә тау башы дип йөртелгән Совет урамыннан хәзерге почта янәшәсенә күчерелә ул. Бу урында хәзер сәүдә ноктасы урын алган. Шул нигездә элек Миңәч исемле карчык яшәде дип искә ала иде әнием (бу якынча 19 гасыр азагы була инде).
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан»: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 час. 19 августа до 18 час. 20 августа 2020 г.
-
Белгечләр коронавирустан соң реабилитация кирәк булуын искәртә
Йөрәгенә операция ясалган, шикәр диабеты, симерү, бөер һәм тромбоз авырулары булган пациентлар өчен дәвалап бетерелмәгән пневмония аеруча куркыныч тудыра.
-
Яңа ел башлана
Мөселман календаренең беренче ае булган мөхәррәм ае җитү белән яңа ел башлана. Быел, 19 нчы август көнне кояш баткач, мөхәррәм ае керү белән, һиҗри буенча 1442 ел башланып китә. Ел хисабы һиҗрәт, ягъни Пәйгамбәребез салләлаһу галәйһивәссәламнең Мәккәдән Мәдинәгә күчү вакыйгасыннан башлана. Чөнки нәкъ менә һиҗрәттән соң дин тотучылар тормышында яңа этап башлана, нурлы Мәдинәдә кечкенә булса да, беренче Ислам дәүләте барлыкка килә, дөньяда беренче мәчет төзелә.
-
Россиядә сентябрь аенда ноутбуклар һәм компьютерлар кыйммәтләнәчәк
Бәяләр үсүнең сәбәпләре - ихтыяҗ арту һәм рубль курсы кимү.
-
1 сентябрьдә кемнәргә ял бирелергә мөмкин булуы билгеле
Финанс мөмкинлекләре булган очракта, эш бирүче хезмәткәрне балаларны мәктәпкә озату өчен 1 сентябрь көнне эштән азат итә ала, мондый тәҗрибә кайбер предприятиеләрдә һәм кайбер оешмаларда бар.
-
“Туган телемне чит илләргә танытасым килә”
Татар телен камил белгән кешегә чит телләрне өйрәнү күпкә җиңел ди Булат.
-
Татарстанда АУЕ* активистларына Россиядә беренче җинаять эше кузгатылган
Ун эпизодтан артык булган эшләрнең детальләре әлегә игълан ителми.
-
Роспотребнадзор идарәсендә мәктәпләрдә кемнәрнең битлек кияргә тиешлеген аңлаттылар
Укучылар ата-аналар теләге булган очракта битлек киеп йөри ала.