Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда АУЕ* активистларына Россиядә беренче җинаять эше кузгатылган

Ун эпизодтан артык булган эшләрнең детальләре әлегә игълан ителми.

Россиядә АУЕ* активистларына карата беренче җинаять эше Татарстанда кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га хокук саклау органнарындагы чыганактан билгеле булды.

Хәзерге вакытта җинаять эше буенча Чаллыда яшәүче 15 яшүсмер уза, алар унбиш яшьтән алып унтугыз яшькә кадәр булган кешеләр. Аларны төркемләп һәм көч кулланып кылынган талауларда гаеплиләр. Моннан тыш, яшүсмерләрнең кайберләре социаль челтәрдәге битләрендә нацистлар свастикасы урнаштырган.

Эшләр узган елның көз азагында —кыш башында кузгатылган. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу шау-шулы эш буенча хөкем карарлары быел ел азагында булыр дип көтелә.

Ун эпизодтан артык булган эшләрнең детальләре әлегә игълан ителми.

Россия Югары суды АУЕ* иҗтимагый хәрәкәтен экстремистик дип таныды.

* Россиядә эшчәнлек тыелган экстремистик оешма.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев