Альбина Галиева: «Блогерлык яраткан эшемне җәелдерергә ярдәм итте»
"Саба блогеры" проекты

Альбина Галиева: «Блогерлык яраткан эшемне җәелдерергә ярдәм итте»

«Саба блогеры» проектының чираттагы герое — Байлар Сабасыннан Альбина Галиева (Фәтхриева).

Альбина Галиева
Альбина Галиева

Заманында хоккей белән шөгыльләнгән спортчы, биюче-хореограф, ир хатыны, ике бала әнисе, Сабада гына түгел, күрше районнарда да бию студияләре оештырып җибәргән кыю, тәвәккәл ханым актив тормыш белән яши, социаль челтәрләрдә үз блогын алып барырга да вакыт таба: язылучылары белән көндәлек тормышы белән уртаклаша, рилслар төшерә, үз аудиториясе белән сторислар аша аралаша.

"Татар-кызы-2018" конкурсында ире Сәйдәш белән
"Татар-кызы-2018" конкурсында ире Сәйдәш белән

Оста биюче буларак кына түгел, үзен мәктәп елларында ук профессиональ спорт белән шөгыльләнүче, җәмәгать эше активисты буларак таныткан Альбина Рөстәм кызы моннан 8 ел элек республикакүләм «Татар кызы» конкурсы финалисты булуга ирешкән иде. Бу язма героебызның алдагы тормышын тагын да күркәм төсмерләр белән баетачак бәйгеләргә старт бирелү генә булган икән. Чөнки холкы белән һәрдаим яңалыкка омтылып яшәүче ханым 2023 елда «Миссис Татарстан» матурлык бәйгесендә җиңүгә ирешә.

 Альбина -"Миссис Татарстан 2023" конкурсы җиңүчесе
 Альбина -"Миссис Татарстан 2023" конкурсы җиңүчесе

Шул ук елны «Миссис international Россия» зәвыклылык, уңыш һәм гүзәллек милли бәйгесенең Җиңүче Таҗын да Альбинага кию насыйп була. Боларның берсе дә яраткан эшенә комачаулык китерми, киресенчә, үзе әйтүе буенча, яңа идеяләргә рухландыра, үзенә карата ышанычын арттыра. Интернет блогын алып бару шушы вакыйгалардан соң аеруча активлаша.

Альбина Галиева -“Миссис international Россия”милли бәйгесе җиңүчесе
Альбина Галиева -“Миссис international Россия”милли бәйгесе җиңүчесе

«Кечкенәдән биюче буласымны белдем»

«Мин үземнең биюче буласымны кечкенәдән белә идем, инде,- дип сөйли Альбина. Өйдә безнең әти белән әни тарафыннан элек-электән тәрбия шулай куелды: балаларга һәр нәрсәдә ирек һәм сайлау мөмкинлеге бирү, ягъни хыял-максатларыңны тормышка ашыруда чикләүләр булмады. Әлбәттә, иреккә чыктым дип, һәрнәрсәдә чаманы да белә идек. Документларны КФУның икътисад факультетына тапшырып кайткан җирдән, бер уңайдан, әти тәкъдиме белән, аның күчермәләрен педагогия университетының бию факультетына да калдырып чыктык. Имтиханнар башланды. Һәм мин сайлау алдында калдым. Ике уку йортында да уку мөмкинлегеннән күңелемә хуш килгәнен- бию сәнгатен сайладым. Һәм бу минем иң дөрес карар кабул иткән чагым булгандыр дип уйлыйм»- ди Альбина.

Әлеге уку йортына керүенә һәм киләчәк язмышын билгеләүдә «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закированың йогынтысы зур була. Имтиханнар вакытында классик бию күнекмәләрен оста башкарган балерина кызлар арасыннан, җыйнак кына гәүдәле, сыгылмалы хәрәкәтле, чая Саба кызын тиз күреп ала ул. «Шул вакытта ук бик ошаткан идем үзеңне», -ди Чулпан Ринат кызы еллар үтеп, Альбина белән профессиональ сәхнәләрдә күрешкәч. Студент чагында Альбина укуын эш белән бергә алып бара. Педагоглар сәләтле кызны дәресләрдән соң балалар белән эшләргә дә еш чакыралар. Үзе дә университетта студентлар белән заманча бию коллективы оештыра. Укудан бушаган арада танылган артистларның иҗат төркемнәре белән гастрольләргә йөри. Казанда алган тәҗрибә, эш күнекмәләре укуны төгәлләп Сабага кайткач та бик ярдәм итә.

 «Курыккан эш -хәерле була»

Әз-мәз җыелган "капиталы«на махсус бина арендалап, Альбина тормыш иптәше Сәйдәш ярдәме белән бию студиясен ачып җибәрә. «Оешасына башта бик ышанып та бетмәгән идем. Бинаны ремонтлауга, җиһазландыруга 4 ай вакыт китте. Күңел төшкән чаклар да булмады түгел. Әмма беренче чиратта бу эшемне район җитәкчелегенең хуплавы, юлымда гел яхшы кешеләр очравы, якыннарымның булышуы иңнәремә канатлар куйды»-дип искә ала ул чакларны Альбина. Курыккан эш хәерле була диләр, бит. Бию түгәрәгенә әниләр кызларын китерә башлыйлар, икеләнеп вакыт сузып йөрүчеләргә тиздән урын да калмый. Балалар белән махсус фестивальләргә катнашулар, беренче җиңүләр... Шулай ук хатын-кызлар өчен матур гәүдәле булу серләренә өйрәтүче фитнес дәресләр, сайкл- велотренажерлар белән күнегүләр дә оештырыла.

Альбинаның бию студиясенә йөрүче нәни биючеләр
Альбинаның бию студиясенә йөрүче нәни биючеләр

Бүгенге көндә Альбинаның бию студияләре Сабадан тыш Шәмәрдәндә, Теләчедә, Арчада бар. Заманча итеп җиһазланган иркен студияләрдә 700 гә якын кеше бию һәм спорт күнекмәләрен үзләштерә. Шуларның яртысы балалар... Альбинаның дәресләрне үткәрүдә үз ярдәмчеләре дә бар. Сабада балалар белән хореографлар – Алия Фәттахова, Чулпан Кәримова, Теләчедә - Екатерина Шакирова, Зарина Әхмәтова, Арчада – Алисә Абзалова, Ләйлә Галиева, Шәмәрдәндә – Лилия Свищева, Алинә Әсхәдуллина шөгыльләнә.

«Эш башлагандагы куркуларым юкка булды, чөнки район үзәгендә бию түгәрәгенә ихтыяҗ зур булып чыкты. Студия ачылып ике ай узуга чыгымнарны тулысынча каплый алдык. Үземнең балалар белән эшләүдә 15 еллык эш тәҗрибәм бар. Нәни биючеләрне махсус программа нигезендә укытабыз, күнекмәләрне яшь үзенчәлекләренә һәм физик мөмкинлекләренә карап өйрәтәбез, аның үз тәртипләре һәм таләпләре бар. Студияне тоту, музыка җиһазлары, шул ук маталар сатып алу өчен дә өстәмә чыгымнар кирәк. Әле ул велотренажерлар кайчак ватылып та изалый бит. Быел төркемнәребез белән Сабаның яңа «Кәеф» яшьләр үзәгендә шөгыльләнә башладык. Мондагы шартларга, уңайлылыкларга шәһәр кешеләре дә шаккаталар. Безгә шундый мөмкинлекләр тудырган өчен җитәкчеләребезгә рәхмәттән башка сүз юк. Мине бүгенге көндә иң куандырганы хезмәтем балаларга һәм аларның әти-әниләренә шатлык китерә. Үзем дә эш урыныма баргач, күңелемә ял, ләззәт алып, яңа эшләргә рухланып кайтам»,- ди оста биюче.

«Блогерлык үз эшемне җәелдерергә ярдәм итте»

"Социаль челтәрләрдә үз аккаунтымны булдырганда, блогер булам да, акча эшлим дигән ниятем бөтенләй юк иде. Язылучыларыма тормышымны күрсәтем бардым, көндәлек мәшәкатьләрем белән бүлештем. Беренче кайтавазлар килә башлагач, яшәешем башкаларга да кызык икәнен аңладым. Аннары республикакүләм бәйгеләрдә катнашу шәхси брендымны тагын да үстереп җибәрде. Интернетта балалар белән ничек шөгыльләнгәннәребезне, репетицияләрне күрсәттек, бу "охват«ларны, ягъни карауларны тагын да арттырды. Безне башка районнардан да күзәтә башладылар, әти-әниләр элемтәләргә чыктылар. Шулай итеп кызык өчен генә куйган биюле роликлар, сторислар эшчәнлегебезгә үзеннән үзе реклама ясады. Күрше районнардагы филиалларны булдырырга да этәргеч бирде бу. Кыскасы, интернет блог эшебезне җәелдерергә чын-чынлап ярдәм итә. Мин әти-әниләргә дә шуны аңлатам, кечкенәдән бию һәм спорт белән шөгыльләнгән, сәхнәләрдә чыгыш ясаган бала үз-үзенә ышанган, курыкмас бала булып үсә. Алга таба зур хыялым — сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен аерым төркемнәр оештыру. Шундый үзенчәлекле, 4-6 яшьлек балаларның әти-әниләре безне ишетсен иде, балалар җыелуга социаль проектны башлап җибәрәбез, — ди Альбина. 

Альбина үз аккаунтында яраткан эше белән генә уртаклашмый, гаиләсен дә күрсәтә, язылучылары улы Тамерланның шөгыльләрен дә яратып карыйлар, нәни кызлары Алана да эфирда еш күренә. Хуҗабикә еш кына иртәнге аш әзерләгәне белән дә уртаклаша, дуслары белән йорт янындагы матур заманча бакчаларында учак янында ял иткәннәрен дә күрсәтә. «Төшергәннәреңнән гаеп табып утыручылар, ягъни хейтерларың бармы?» дип сорыйбыз үзеннән. "Минем хейтерым икәү генә: улым белән әнием. Тамерлан бакчадагы кебек тәмле пешермисең дип шелтәләсә, әни "татарча матур, дөрес итеп сөйләш",-дип орыша. Алар әйткәнгә колак салмыйча булмый инде, үз өстемдә эшләргә сүз бирәм,- ди уенын-чынын кушып Альбина. 

"Зур терәгем- минем гаиләм", ди Альбина
"Зур терәгем- минем гаиләм", ди Альбина

Һәркем дә блогер була аламы?

"Блогер булу өчен беренче сыйфат —ачык күңеллелек һәм ихласлык. Шулай ук кызыксынучан, аралашучан, тәнкыйтьне җиңел кабул итә белә торган кешеләргә дә блог алып баруы җиңел биреләдер дип уйлыйм. Шәхсән үзем дә кәефем бар икән блокны алып барам, кәефем юк икән, күренми торам. Гомумән, кешеләргә яхшы, позитив кәеф бүләк итәргә яратам. Язылучыларымның һәркайсын хөрмәт итәм. Аннары реклама төшерәсе була икән, үзем ышанган, тикшереп караган һәм кулланган әйберләрне генә тәкъдим итәм. Безнең районда блогерлар күп түгел. Без бер-беребезне беләбез, бер-беребезне күзәтәбез. Миңа калса, районнарда блогерларга карата ничектер игътибар җитеп бетми кебек. Алар районны тагын да алга җибәрү, башка төбәкләргә таныту, туристларны җәлеп итү өстендә эшли алырлар иде. Һәркайсыбыз Сабабыз өчен үз хезмәтләрен куярга әзер дип уйлыйм. Тәкъдимнәр генә кирәк",- ди Альбина.

Альбина Галиева әти-әнисе һәм туганнары белән
Альбина Галиева әти-әнисе һәм туганнары белән

 


Нет комментариев