Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Якташлар

“Туган телемне чит илләргә танытасым килә”

Татар телен камил белгән кешегә чит телләрне өйрәнү күпкә җиңел ди Булат.

undefinedАзмы-күпме интернетта “йөзгән”, инстаграм челтәрендә утыручыларга, бигрәк тә яшьләргә Булат Шәймиев исеме яхшы таныштыр. Ул ютубта да үз каналын булдырып, “Әйдә! Online" проекты кысаларында видеодәресләр аша татарча сөйләшергә өйрәтә. Кечкенәдән татар җанлы, ана теленә мөккибән булып үскән бу егет булачак һөнәрен дә телләр белән бәйләргә җыена. Ул быел КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган, тиздән “Алгарыш” программасы буенча стажировка үтәр өчен Германиягә китәргә җыена. Сабага ялга кайткан вакытында туры китереп, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Булат, телләр өйрәнүгә шун­дый омтылыш синдә каян барлыкка килде?

 -Завод Нырты урта мәктә­бенең XI сыныйфында укыганда республикада укытучым Дания Нәкыйп кызы Латыйпова җитәкчелегендә инглизчә конференциядә катнаштым, Әбрар Кәримул­лин турында чыгыш ясадым. Ул бик милли җанлы олпат шәхес булган. Тарихны өйрәнгәндә күңелемдә бөек милләтемә, аның үткәненә карата хисләрем яңарды дип әйтимме, горурлыгым артты. Безнең Сердар исемле бер туганыбыз Япониядә яши, ул исә инглиз телен өйрәнергә илһамландырды. Күңелемдә чит илдә яшәүчеләргә татар теле турында белгертү хыялы туды. Моның өчен бүгенге заманда бөтен мөмкинлекләр дә бар бит: видеодәресләр эшләргә, төр­ле “вайн”нар (кыска видеолар) төшерергә була, сыйфатлы булса, аны чит ил ке­шеләре дә яратып кабул итәчәк. Шулай итеп, видеолар төшерә башладым, үзем монтажлап, астына инглизчә субтитрлар да өстәдем. Тамашачы яратып кабул итте, чит төбәктә яшәүчеләрдән беренче рәхмәтләр килә башлагач, күңелем тагын да канатланды. ВКонтактедагы ви­део­дәресләрне бүгенге көнгә 70 меңләп кеше караган.

 - Син татарча да, русча да бик камил, матур итеп сөйләшәсең. Инглиз те­лен­­дә дә шулай җиңел ара­­лашасыңдыр, мөгаен...

 - Инглиз теленә XI сыйныф­ка кадәр интернет аша үзле­гемнән өйрәндем. Шулай ук укытучыбызның им­тиханнар­га әзерләве, укытуы булышты. Кызыксынуым артты. Бу телдә тәрҗемәсез кино­фильмнар карау да бел­гәннәремне ныгыта төште. Танылган тел белгече Дмит­рий Петровның “Культура” каналындагы “Полиг­лот” тапшыруы аша да ки­рәк­­ле күнекмәләрне алдым. Шуңа да инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырганда зур авырлык­лар кичермәдем. Инс­титутка укырга кергәч, өй­рән­гән­нәремне тагын да камил­ләш­тердем. Казанга килгән инглизләр белән аралашу да тәҗрибәмне арттырды. Уку вакытында Казанның “Бала-Сити” халыкара поли­лингваль мәктәбендә Кем­­б­­­­­ридж программасы буен­ча укытылган балалар бе­лән эшләдем. “Шаян ТВ” өчен бер мультфильм­ны да тәрҗемә иткәнмен икән әле. Аннары “ТНВ” кана­лында эшләүчеләргә инглиз теленнән дәресләр үткәрә башлаган идем, карантин вакытында бу эшне бераз кичектереп торырга туры килде. Инде хыялым камил рәвештә алман телен үзләштерү, шул ук вакытта башлангыч дәрәҗәдә белгән гарәп һәм төрек телен камилләштерү. Иске имләне дә өйрәнеп киләм.

 -Булат, истаграмдагы bulat.shaymi сәхифәңә кер­сәң, син күпкырлы, төрле юнәлешләрдә иҗат итүче егет буларак ачыласың. Үзең турында “укулеледа уйнаучы җегет” дип тә язып куйгансың әле.

 -Әйе, бар андый шөгылем. Сабада Нияз исемле дустым белән без “Тараф” дигән музыкаль төркем оештырдык. Нияз гитарада, синтеза­торда, мин укулеле дигән дүрт кыллы инструментта уйныйм. Татарча җырлар иҗат итәбез. Төрле клубларда, фестивальләрдә чыгыш ясарга чакыралар. Тиздән менә яңа альбомыбыз дөнья күрәчәк.

 -Чит телләр өйрәнергә теләге булган яшьләргә нинди киңәш бирер идең?

 -Чит тел өйрәнү өчен иң элек теләк һәм мөмкинлек кирәк.Теләк булса, минем мисалда интернет-ресурслар зур файда бирә ала. Инглиз телендә иркен аралашу өчен 300гә якын сүз, 50 фигыль белергә кирәк. Тел өйрәнү белән даими, ягъни көн саен шөгыльләнергә кирәк, тик әз-әзләп (15-30 минут). Инглизчә кинолар карау һәм мөмкинлегең булса чит илгә сәяхәт кылу да зыян итмәс иде. Әмма, кабатлап әйтәм, иң элек син үзеңнең телең ачылган татар телен камил белергә тиешсең. Туган телеңне оныту ул үзеңне оныту белән бер. Яшьтәшләремә дә шул фикерне сеңдерергә тырышам. Әгәр татар телен яхшы белсәң- башка телләрне өйрәнү дә күпкә җиңел бирелә. Мин фәннәргә омтылыш биргән һәм телләрне өйрәнү теләгемне тормышка ашыруда һәрьяклап ярдәм иткән педагог әти-әниемә бик рәхмәтлемен! Кечкенәдән тырыш, үҗәт, максатчан булырга алар үрнәгендә өйрәндем. Гаилә­бездә сеңлем Алсу да инглиз телен өйрәнеп килә.

 -Рәхмәт, Булат! Алдагы тормышыңда да уңышлар юлдаш булсын! Алман җиренә барып урнашкач та, синең белән элемтәдә торырбыз дип өметләник.

 Булат Шәймиев белән якын­­­нанрак танышу өчен аның инстаграм челтәренә һәм ютуб каналына керергә киңәш итәбез. Кайбер иҗат җимешләре белән безнең saby-rt-ru сайтында да танышырга мөмкин. Анда Бу­латның “Беренче театр” спектаклендә Вәли ролендә инглизчә сөйләшкәнен кү­реп тә, укулелега кушылып җырлаганын тыңлап та хозурланырсыз. Инглиз дусты Чарлины туган авылында мун­ча ягып кунак иткәнен, өчпочмак белән сыйлаганын да күрерсез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев