Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп линейкалары үткәрүне хуплады

Белем көне уңаеннан тантаналар урамда, социаль дистанцияне үтәп үткәрелергә тиеш.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен мәктәп линейкалары үткәрү идеясен хупладылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Мәктәп линейкаларын үткәрүне бернинди тыю да юк. Моннан тыш, без хәтта беренче сыйныф укучылары өчен линейкалар үткәрү яклы, чөнки бу алар өчен бәйрәм – Белем көне. Бүгенге көндә вазгыятьнең тотрыклы булуын исәпкә алып, бу бәйрәмнән мәхрүм итү бик дөрес булмас», – диде спикер.

Әмма Авдонина 1 сентябрьдә барлык саклык чаралары да үтәлергә тиеш, дип искәртте. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе линийкаларны бөтен мәктәп өчен түгел, параллель рәвештә үткәрергә киңәш итә. Уку елының тантаналы башлануы аеруча мөһим булган классларны сайлау яхшырак: беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар.

«Һичшиксез, һава шартлары мөмкинлек бирсә, линейкаларны урамда үткәрергә кирәк. Әгәр ата-аналар булса, алар битлекләрдә булырга тиеш. Аңлашыла ки, сыйныфларны параллель рәвештә периметр буенча метр ярым дистанциягә куярга кирәк», – дип нәтиҗә ясады республика кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары.

Шул ук вакытта Авдонина линейкаларны үткәрү турындагы ахыргы карар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына бәйле, дип аңлатты.

Фото: Фәридә Вилданова/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев