Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

“14”ле юл читенә төште, пассажиры имгәнде

Районда агымдагы елның 7 аенда 11 авария булды.

6 августта Саба-Сатыш юлының 9 нчы километрында юл-транспорт вакыйгасы булды. Сабада яшәүче 1998 елгы йөртүче идарә иткән “ВАЗ-21144” автомобиле юл читенә төште. Күңелсез хәл йөртүченең тиешле тизлек режимын сайламавы аркасында килеп чыкты. Нәтиҗәдә машинадагы тән җәрәхәтләре алган 1997 елгы пассажир Саба үзәк хастаханәсенә китерелде. Йөртүченең үзенә зыян килми. Ул соңгы ике елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгәне өчен 6 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган. Машина йөртү стажы – 4 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев