Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Әнә Гатауллин килә”

Күршебездә бик тә батыр һәм булдыклы Әнисә исемле ханым яши. Күпчелек шәхси хуҗалыклар сыер асраудан туктаганда да, “сөтлебикә”сен саклап калды ул. Малы булгач, азыгы да кирәк. Әле беркөнне генә Әнисәләр капка төбенә рулонлы печән кайтарганнар иде. Егетләр бердәмлек күрсәтергә теләп, шуны печәнлеккә өяргә җыелганнар. Мин җәмәгатем йомышы белән кибеттән продукция күтәреп кайтып киләм. Егетләр мине күрделәр дә: “Әнә Гатауллин килә”,– дип көлештеләр.

Моның үзенә күрә сәбәбе бар. Әнисәләр акыллы, игелекле ике егет тәрбияләп үстереп, икесен дә укыттылар, югары белемле иттеләр. Кечкенә чаклары да күз алдымда. Бервакыт урамнан узышлый Әнисәнең күкрәк баласын иркәләп юаткан вакытына туры килдем. Ә бала елаудан туктамый гына бит. Мин дә балалар үстергән кеше бит, кайбер тәрбия алымнарын беләм. “Кем елый монда, кая, капчыкка салып алып китим әле”,– дигән идем, Айрат елаудан шып туктады. Шушы хәлдән соң бала елый башласа, “Әнә Гатауллин килә” дип әйтү гадәткә кереп китте. Ә Айратыбыз хәзер, собханалла, район салым инспекциясе башлыгы. Зур коллективны җитәкли, инспекция республикада алдынгылардан санала. Оештыру сәләтенә ия, булдыра торган егет. Җаваплы эшендә һәрчак уңышлар юлдаш булсын аңа.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев