19 август 2020 яңалыклары
-
20 августта «Крылья Советов» паркында «Балкыш» фестиваленең гала-концерты узачак
Сәхнәдә ветераннар арасыннан иң яхшы башкаручылар чыгыш ясаячак.
-
Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» республика телевизион конкурсы башланды
Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК.
-
Райондашыбыз – 3нче призер
Казанда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты игълан иткән “Гаилә архивын тапшыр”дигән конкурска йомгак ясалды. Бәйгедә катнашу өчен гаилә архивыннан Татарстан Республикасының барлыкка килү, үсеше, гаилә тарихын, гаилә әгъзаларының иҗтимагый һәм һөнәри эшчәнлеген, яшәгән җиреңнең тарихын чагылдырган язмалар, фотосурәтләр, үзеңнең нәсел шәҗәрәләрен күрсәтергә кирәк иде. Нәтиҗәләр ясаганда 37 конкурс материалы арасыннан Байлар Сабасыннан Муса Абдуллин эшенә III урын бирелде һәм 7 августта Казан Милли архив бинасында тантаналы бүләкләү узды.
-
Хокук белемнәре мәктәбе
2020 елның 21 августында 15.00-16.00 сәгатьләрдә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак. Сөйләшүнең темасы - мөмкинлекләре чикле балаларның белем алу хокукын тормышка ашыру, инклюзив белем бирү чаралары ярдәмендә реабилитацияләүдә психологик-медик-педагогик комиссиянең роле.
-
Алексей Немов һәм Татарстан Президенты Мәскәүдә Кызыл мәйданда очрашты
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәрендә катнаша.
-
Татарстанда «Балалар – балаларга» хәйрия акциясе башланды
Чараны Анжела Вавилова исемендәге фонд оештырды.
-
Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә өлгер
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм соцпакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
-
Биргәнең үзеңә кайта
Районда үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле 300дән артык урам һәм тыкрык төзекләндерелде.