Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» республика телевизион конкурсы башланды
Яңалыклар

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» республика телевизион конкурсы башланды

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК.

Акциянең төп бурычы – авылда яшьләр арасында  эшче белгечлекләрен  популярлаштыру. Конкурс барышында «Россия-1» һәм «Россия-24» телеканалларында 2020 елгы уракта яшь комбайнчылар эше турында сюжетлар сериясе чыгачак. Конкурсның финалын һәм нәтиҗәләрен ясау республиканың Уңыш бәйрәме алдыннан үткәрү күздә тотыла.

Яшь комбайнчыларның кырдагы эшен «Россия-1» һәм «Россия 24» телеканалларында автор буларак Дмитрий Второв алып бара торган  «Агробизнес» программасы чыгарылышларында карарга мөмкин булачак: http://trt-tv.ru/rossiya-24/agrobiznes/.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru


Нет комментариев