Райондашыбыз – 3нче призер
Яңалыклар

Райондашыбыз – 3нче призер

Казанда Татарстан Республика­сының Архив эше буенча дәүләт комитеты игълан иткән “Гаилә архивын тапшыр”дигән конкурска йомгак ясалды. Бәйгедә катнашу өчен гаилә архивыннан Татарстан Республикасының бар­лыкка килү, үсеше, гаилә тарихын, гаилә әгъзаларының иҗтимагый һәм һөнәри эшчән­леген, яшәгән җиреңнең тарихын чагылдырган язмалар, фотосурәтләр, үзеңнең нә­сел шәҗәрәләрен күрсәтергә кирәк иде. Нәтиҗәләр ясаганда 37 конкурс материалы арасыннан Байлар Сабасыннан Муса Абдуллин эшенә III урын бирелде һәм 7 августта Казан Милли архив бинасында тантаналы бүләкләү узды.


Нет комментариев