Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Думада эшләр уңа

Агымдагы уку елы минем өчен аеруча истәлекле булды. Мәктәбебездә оешкан балалар думасына сайлаулар үтте.

Мин күпчелек тавыш белән спикер итеп сайландым. Вице-спикер вазыйфасына Гөлназ Сабирова тәкъдим ителде, шулай ук комитет җитәкчеләре билгеләнде. Шушы 4 ай эчендә мәктәп күләмендә күп чаралар оештырылды. Яңа ел бәйрәме дә зур әзерлек белән уздырылды. Жюри газета чыгару, сыннар ясау, чыгышлар буенча һәр сыйныфка бәя бирде, җиңүче класслар бүләкләнде. Балалар иҗат үзәгендә оештырылган "Үзебезнекеләрне бел" дигән агитбригадалар конкурсында катнашып, район мәктәпләре арасында 2нче урынны яуладык.

"Яңа ел котлавы" дип аталган презентацияләр конкурсында 3нче урын алуыбыз безнең өчен зур бүләк булды. Сессиянең икенче өлеше Яңа ел программасы кысаларындагы "Кыш бабайлар", "Кар кызлары","Аҗдаһалар", "Флеш-лоб" бию һәм төрле мавыктыргыч конкурслар белән дәвам итте. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде, Олы Кибәче урта мәктәбе, Саба гимназиясе, Мичән урта мәктәбе укучылары 1нче урыннарны яулады, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бу кичәне оештыручы Балалар иҗат үзәгенең бүлек мөдире Лилия апага безгә шундый матур, эчтәлекле бәйрәм бүләк иткәне өчен барыбыз исеменнән дә рәхмәт җиткерәсем килә. Мондый очрашулар алга таба да дәвам итсен иде.

Миләүшә Гыйләҗиева,

Олы Кибәче урта мәктәбе укучылар думасы спикеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X