Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Гаделме син, язмыш?

Әй, тормыш, гаделме син? Әй, язмыш, бөтен кешегә дә рәхимлеме син? Гомер көзләремнең сикәлтәле сукмакларыннан атлаганда, мин үземә һаман шушы сорауларны бирәм. Тормыш дигәннәре гаделдер ул, югыйсә борчулардан соң шатлыклары булган кебек, сугып еккан җиреннән күтәреп торгызмас иде. Ә менә язмыш дигәненә һич җавап таба алмыйм. Инде сиксәнгә җиттем, нәтиҗә ясарга да вакыттыр. Әмма, җавап һаман да табылмаган кебек.

...Сүземне ерактан, балачагымнан башлыйм әле. Мөхәммәт Мәһдиев геройлары кебек, мин дә 41 ел баласы. Мин туганда әтием инде фронтта булган. Ил азатлыгын яклап, бик каты тән яралары алган әтием, Җиңү көнен күрсә дә, 1946 елда инде гүр иясе була. ”Күземә исән-­сау кайтып күренсә, ничек тә савыктырырбыз, терелер”,– дип сөенгән әнием, 30 яшендә итәк тулы алты бала белән кала. Без, 5­6 яшьлек сабыйлар, шул көннән башлап тормыш арбасына җигелдек. Уфалла арбасы өстерәү, ачлык, кырда елый-елый өлкәннәрдән калышмый эшләргә тырышу, 13әр сәгать мал көтү безнең көндәлек эш кебек иде. Чыбыклап, камчылап үстерде безне тормыш.

Сугыштан соңгы авыр чорлар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Югары Утарда балалар йорты ачылды. Мин үзем дә, балалыктан яңа гына чыккан яшүсмер кыз, шунда эшкә кердем. Аның директоры Григорий Фадеев балаларны бик ярата торган, гадел җитәкче иде. Миңа карап торды да: “Сеңелем, син үзең дә бала, эшли алырсыңмы?”– диде. Эшләмимме соң, үземнән күпкә өлкән апалар белән, иңгә-­иң куеп эшләдем. Ягарга утын юк, салкын су белән юган идәннәр боз булып катып бара. Балаларны туңмасыннар өчен, кат-­кат юрганга төрә идек. Бүгенгедәй исемдә, сабыйлар өйгә кайтасы килә, дип елый иделәр. Ул мескеннәрнең кайтып сыенырдай өйләре булмагандыр да инде. Аларны юатып, йокларга сала идек тә, үзебез Шәмәрдән станциясенә килеп туктаган вагоннардан агач бушатырга китә идек. Шул чи утынны төяп алып кайту да безнең өстә иде. Нинди зарланып, ардым, дип елап утырулар? Хәзер уйлыйм да шаккатам: шул авыр хезмәттән дә тәм табып, сөенә белерлек көч каян алдык икән?

Еллар бер­бер артлы үтә торды. Әлеге балалар йорты да акылга зәгыйфьләр өчен йорт-интернат итеп үзгәртелде. Җитәкчелек эше яшь, энергиясе ташып торган Имаметдин Гәрәев кулына күчте. Ул килгәч, эшләр уңай якка үзгәреш алды. Иң элек яшелчә бакчасы булдырып, балалар йортына ел әйләнә җитәрлек кәбестә, җиләк-­җимеш, бәрәңге үстертте. Барлык корпусларны ныклы күзәтү астына алып, ремонт ясатты, сабыйларның өс­-башын гел чиста, пөхтә булуын таләп итте. Соңгы вакытта анда бик күп үзгәрешләр кертелгән. Бүген бу балалар йорты заманча саунасы, үз зоопаркы, дәвалау сеанслары уздыра торган яхшы кабинет­ корпуслары булган шәһәрчекне хәтерләтә.

Гомер аккан су кебек, үтә дә китә икән шул. Минем дә, күп бүләкләр, Мактау кәгазьләре белән бәяләнгән 40 еллык хезмәтем шушы балалар йортында үтте. Бүген ялгызым гына, язмыш дип аталган гомер китабының санаулы гына калган битләрен барлыйм. Менә ул ялгызлык: су эчендә утырган йортым, ишелеп баручы нигез... Әле дә ярый, күршеләрем әйбәт, көн дә исәнлегемне белеп торучы Гөлфия белән Айдар, ярдәмгә әзер торучы Әлфинур, хуҗалык эшләремне ялт итеп башкарып китүче Дамирлар бар. Аларның һәммәсенә Аллаһыдан исәнлек сорап,дога кылам. Сугыш чоры баласы буларак, берничә тапкыр социаль хезмәткәр сорап мөрәҗәгать итсәм дә, гозеремә колак салучы булмады. Алда салкын кышлар. Исән булсак, тагын яңа борчулар көтеп тора: ишек алдын кар күмә, су краны ката, нигезне таратып, аяусыз җил үтәли өйгә керә. Әй язмыш, рәхимле булсаң, картлыгымда ярдәмеңнән ташлама, берүк!

Фирая Кәримова, хезмәт ветераны.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев