18 ноябрь 2021 яңалыклары
-
МИН ӘНИ БУЛДЫМ
Әни! Дөньяда иң изге, иң ягымлы, иң якын, иң кадерле сүз ул! Баланың теле “Әннә, әни!” дип ачыла. Әнидә ул үзенең яклаучысын, саклаучысын, терәген күрә, беренче көннәреннән алып аны башкалардан аера. Тәпи йөреп китәргә өйрәтүче, бишек җырын көйләп, төн йокыларын калдырып, сине йоклатучы, ничә тапкырлар торып синең өстеңә ябучы да ул - әни. Һәр хатын-кызның хыялы – кияүгә чыгып, яраткан иреннән бала табу. Әни булуның чын мәгънәсен үзең әни булгач кына тулысынча аңлыйсың.
-
Гаделме син, язмыш?
Әй, тормыш, гаделме син? Әй, язмыш, бөтен кешегә дә рәхимлеме син? Гомер көзләремнең сикәлтәле сукмакларыннан атлаганда, мин үземә һаман шушы сорауларны бирәм. Тормыш дигәннәре гаделдер ул, югыйсә борчулардан соң шатлыклары булган кебек, сугып еккан җиреннән күтәреп торгызмас иде. Ә менә язмыш дигәненә һич җавап таба алмыйм. Инде сиксәнгә җиттем, нәтиҗә ясарга да вакыттыр. Әмма, җавап һаман да табылмаган кебек.
-
“Әйдә, улым, Шайтан елгага”
Район үзәгеннән ерак түгел урнашкан Урта Саба авылының элекке исеме Шайтан-елга булуын хәзерге яшьләр бөтенләй белми торгандыр. Авылга бу атаманың ничек кушылуы турында өлкәннәр үзенчә сөйли. Тарихы болайрак. Йомгалак урманыннан саркып чыккан чишмә Урта Сабага җитәрәк җир өстенә чыгып ага башлый. Ул Саба-Теләче базар юлын кисеп ага. Элеккерәк заманда инде, Теләче базарына баручы сәүдәгәрнең аты шул сазлыклы урыннан чыкканда йөк төялгән арбасын тартып чыгара алмый. Батып кала. Сәүдәгәргә узгынчылардан ярдәм көтәргә туры килә.
-
Гинцбург: Сертификат сатып алучылар аркасында ковидның яңа штаммнары барлыкка килде
Дельта-штамм белән уңышлы көрәш алып бару өчен антитәнчекләрнең күләме югары булуы кирәк, моңа прививка ярдәмендә ирешергә мөмкин, дип искәртте галим.
-
«Игенче» җәмгыятендә техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс узды
Бүген, 17 нче ноябрь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча конкурс үткәрелде.
-
Краткий навигатор для индивидуального предпринимателя по регистрации начала и завершения предпринимательской деятельности!
В соответствии с пунктом 1 статьи 23 Гражданского кодекса Российской Федерации гражданин вправе заниматься предпринимательской деятельностью без образования юридического лица с момента государственной регистрации в качестве индивидуального предпринимателя.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә иҗади кичә узды
Татар музыка сәнгатен саклау һәм үстерү максатыннан, 17 нче ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлегендә композитор Луиза Батыр-Болгари иҗатына багышланган концерт булды. Чара башында вокал сыйныфы укытучысы Давлиева Г.Р. укучыларны композиторның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.
-
40 меңнән артык кеше транспорт салымы буенча салым ташламаларыннан файдаланган
Бүгенге көндә транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына 2020 ел өчен салым белдерүләрен җибәрү төгәлләнде.
-
Мишәбаш авыл мәдәният йорты сәхнәсендә «Кайнана» комедиясе куелды
14 нче ноябрь көнне Мишәбаш авыл мәдәният йортында, «Театр яктылыкка нурга илтә» театр фестивале кысаларында, Мичән авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан, Мәҗит Шамхаловның «Кайнана» комедиясен тәкъдим иттеләр. Тамашачыларга спектакль бик ошады, көчле алкышлар белән соклануларын белдерделәр.