Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Әйдә, улым, Шайтан елгага”

Район үзәгеннән ерак түгел урнашкан Урта Саба авылының элекке исеме Шайтан-­елга булуын хәзерге яшьләр бөтенләй белми торгандыр. Авылга бу атаманың ничек кушылуы турында өлкәннәр үзенчә сөйли. Тарихы болайрак. Йомгалак урманыннан саркып чыккан чишмә Урта Сабага җитәрәк җир өстенә чыгып ага башлый. Ул Саба­-Теләче базар юлын кисеп ага. Элеккерәк заманда инде, Теләче базарына баручы сәүдәгәрнең аты шул сазлыклы урыннан чыкканда йөк төялгән арбасын тартып чыгара алмый. Батып кала. Сәүдәгәргә узгынчылардан ярдәм көтәргә туры килә.

Район үзәгеннән ерак түгел урнашкан Урта Саба авылының элекке исеме Шайтан-­елга булуын хәзерге яшьләр бөтенләй белми торгандыр. Авылга бу атаманың ничек кушылуы турында өлкәннәр үзенчә сөйли. Тарихы болайрак. Йомгалак урманыннан саркып чыккан чишмә Урта Сабага җитәрәк җир өстенә чыгып ага башлый. Ул Саба­-Теләче базар юлын кисеп ага. Элеккерәк заманда инде, Теләче базарына баручы сәүдәгәрнең аты шул сазлыклы урыннан чыкканда йөк төялгән арбасын тартып чыгара алмый. Батып кала. Сәүдәгәргә узгынчылардан ярдәм көтәргә туры килә. Көтү озакка киткәч, сәүдәгәр: “Шайтан елга булды бу, гарык итте”,– дип кычкыра­кычкыра сөйләнеп йөри башлый. Бу сүзләрне шушы юлдан килүчеләр дә ишетә. Алар баткан арбаны тартып чыгаралар, ә “Шайтан­-Елга” исеме авылга ябышып кала.

Урта Саба минем күңелемә балачактан якын. Бу авылда әнинең бертуганы Габидә апа яшәде. Әни күчтәнәчләр салган төенчеген ала да: “Әйдә, улым, Шайтан-елгага, апаның хәлләрен белеп кайтыйк әле”,– дип, мине үзенә ияртә иде. Җизнәбез Мөхәммәтдин – сугышларны айкап кайткан гаярь ир­ат –Урта Сабада Сталин исемендәге колхоз рәисе булды. Аның күзгә карап шаярта торган гадәте бар иде. Бервакыт: “Чулпычны су баскан, сезгә кадәр менеп җитмәгән әле”,– дип котымны алды. Габидә апа аны: ” Җитәр инде, балаларны куркытма”,– дип тиз туктатты тагы. Уллары – Якуб, Нәҗип, Нәкыйп. Якуб белән безнең яшьләр бер тирә. Бергә уйнап үстек. Йомгалак урманы итәгендә, Урта Саба авылы турысында бер калку урын бар. Халык телендә йөргәнчә, ул, имеш, Гулливер аяк киеменә тулган туфракны каккач барлыкка килгән. 1955 елларда менә шул калку урынга агач ­борыслардан хәйран биек манара корып куйдылар. Без Якуб, Галимҗан, Һарун, Вакыйф белән урманга җиләккә баргач, шул манарага менәргә тырыша идек. Аскы ягында баскыч шикелле аркылы такталар кагылмаган. Шул манарага 2­3 метр менә алсак, мактанышабыз, тирә-юньне күзәтәбез. Шайтан-Елгада бирнә җыйган күңелле чаклар да истә, онытылмаган. Сабантуй бүләген алып чыгып биргән ир­атны һавага чөя торганнар иде. Һәр ишегалдына мул табынлы өстәл корылган. Ник бер айкалып-чайкалып йөрүче кеше булсын. Бирнәнең бер өлешен кичке Сабантуй үткәрергә бүлеп куялар иде.

МТСта шофер булып эшли башлагач та, Шайтан-Елгага еш сугылдым. Утлар сүнгәч, машина уты яктысында кичке уенда “Наза”лы уйнаганнарны авыл кызлары онытып бетермәгәннәрдер әле. Егетләре дә мине бик үз итәләр иде. Озыная барган кичләрдә узган гомереңне уйлап утырсаң, кәгазь битенә күчерердәй истәлекләр хәтердә байтак кузгала икән. Инде кемнәр исән, кемнәр юк дигәндәй, бу язмам дөньялыктагыларга – сәлам, вафат булганнарга дога булып ирешсен иде.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев