Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә иҗади кичә узды

Татар музыка сәнгатен саклау һәм үстерү максатыннан, 17 нче ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлегендә композитор Луиза Батыр-Болгари иҗатына багышланган концерт булды. Чара башында вокал сыйныфы укытучысы Давлиева Г.Р. укучыларны композиторның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.

Луиза Миңнегали кызы Батыр-Булгари (Батыркаева) - композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, иң яхшы җырга күп санлы республика конкурслары лауреаты һәм дипломанты. Ул иҗат иткән көйләр республикада гына түгел, чит илләрдә дә киң таралган.

Чара барышында балалар үзләренең талантлары белән уртаклаштылар. Вокал сыйныфы укучылары Л.Б. Болгари җырларын бик теләп башкардылар. Баян сыйныфы укчыларының чыгышы чараны баетып җибәрде. Иҗади кичә тамашачылар йөрәгендә якты хәтирәләр калдырды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев