Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Гармун язмышы

Саратский яшел гармун, Көмеш кыңгыраулары... Фатих Кәримнең шушы шигыре миңа һич тынгылык бирми, әтиемнән калган гармун хакында язарга өнди.

Әтиебез Шакир Сатышта гына түгел, якын-тирә авылларга да билгеле оста гармунчы була. Колхозлар төзелеп бетеп, халык матур гына яши башлый. Кырчылык, яшелчәчелек, бакчачылык бригадалары оештырыла. Гармунчы әтине дә бригадир итеп куялар. Энергияле егет эшне бик матур оештыра, эшчеләрне басу эшенә гармун белән йөртә. Соңрак тракторчылыкта укый, Саба МТСында эшли.

undefined

Әтигә - 28, әнигә 25 яшьлек вакытлары

Әниебез Мәшһүдә Хуҗан кызы белән гаилә кора. Уллары, минем абыем Мидхәт туа. Матур гына яшәгәндә сугыш башлана. Әти Икшермә авылына эшкә җибәрелгән була. Фин сугышында катнашып, исән калган әзерлекле солдат буларак, аны беренче чиратта фронтка алалар. Киткәндә: “Их, кала гармуным!”– дип елаганын әйтә иде әнием. “Гармунын алса, исән-сау кайткан да булыр иде,”–дигәне дә истә. Шул китүдән кайтмый. “Хәбәрсез югалды” дигән кайгылы язу килеп, өч айдан соң, мин дөньяга килгәнмен. Ходай Тәгалә гомерне биргәч, заман нинди булуына карамастан, яшәргә тырышасы булды.

Сугыш бетте. Әтидән калган гармун төреп куйган җирдә тора. Абый да, мин дә әкренләп аякка басып киләбез. Авылда кичке уеннар һәм клубта кыш көннәрендә яшьләр матур кичәләр оештыралар иде. Гармунчылар да күбәйде. Без дә әти гармунына кул тидерә башладык. Ни хикмәттер, күпме тырышсак та, уйнарга өйрәнә алмадык. Безнең яшьтәге малайларның гармуннары бар, алар көй чыгара башладылар, аларның гармуннары “тальян”. Ул вакытта өйдә гармун уйнап утыру юк, кемдер яккан җылы мунчага җыелып, шунда өйрәнергә тырышабыз. Ул гармунда уйнаган көйләр безнең гармунда берничек тә чыкмый. Җитмәсә, күршебез Мәликә апа безгә керә дә, акыл өйрәтә. Гармунны ягып, көлен суга салып эчсәң, өйрәнеп була, имеш. Ул фикер дә башка керә. Ягуын ягар идек тә, гармун берәү генә! Булмагач булмады инде, азаплый торгач гармун да таушалды. Эш тә күбәйде, гармун да тынды, без дә тынычландык.

Көннәрдән бер көнне Казанда яшәүче авылыбыз кешесе Гыйльфан абый килеп керде. Ул гармун төзәтә белә иде. “Риза булсагыз, гармуныгызны төзәтеп алып кайтып бирәм, кирәксенмәсәгез, сатып бирермен,”-диде. Ул аны озак та тормыйча, матурлап, төзәтеп алып кайтты. Без уйный белмәсәк тә, әни аны юк акчаларын бар итеп алды. Гомер уза бит ул, әти гармунын өйрәнә алмасак та, Казан гармун фабрикасы эшләгән тальян гармун һәм ике рәтле хромка гармуннарын алдык. Тырыша торгач өйрәнә дә алдык. Мәҗлесләр алып барырлык оста булмасак та, гармуннарны сакладык. Иске өйләрне яңартып, яңа өйләр салдык. Әтидән калган гармун ашъяулыкка төреп, бәйләп куелган килеш бер урыннан икенче урынга күчеп йөрде.

Вакыт җиткәч пенсиягә дә чыктык. Абыем 74 яшьтә вафат булды, мин дә 79 яшькә җитеп, оныклар үстердек. Көннәрдән бер көнне әти гармуны искә төшеп, эзләп карасак – гармун юк! Өйдәге кешеләрдән берсе дә бу эшне белмәделәр. Шулай итеп, ул хәбәрсез югалды. Совет заманында эшләнгән шундый гармунны бер кешедән алып, әти истәлеге итеп берничә көй өйрәндем. Язганнарым әтиебезгә дога булып ирешсә иде.

Габделәхәт Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев