11 декабрь 2020 яңалыклары
-
Гармун язмышы
Саратский яшел гармун, Көмеш кыңгыраулары... Фатих Кәримнең шушы шигыре миңа һич тынгылык бирми, әтиемнән калган гармун хакында язарга өнди.
-
12 декабрьгә һава торышы
12 декабрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан акрын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -14..-19, аязганда -22..-27 градуска кадәр суытачак. Көндез -7..-12 градус. Юлларда бозлавык.
-
Татарстанда Яңа елга кадәр көннәрне саный башладылар
Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында һәм республика дәүләт хакимияте органнарының барлык сайтларында баннер урнаштырылган, ул Яңа ел башланырга калган көннәрне, сәгатьләрне, минутларны һәм секундларны саный. Шул ук вакытта баннерда сурәтләнгән медицина битлегендә Кар бабай республика халкына хәтта бәйрәм көннәрендә дә профилактик чараларны үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерә.
-
Коронавируска вакцина ясат
Хәзерге вакытта бөтен дөньяда, шул исәптән Татарстанда һәм районыбызда коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы дәвам итә. Вирус белән йогышланмауның төп шарты булып әлегә социаль дистанция саклау, битлек киеп йөрү һәм аны ике сәгать саен алыштыру, кулларны антисептиклар белән эшкәртү, бүлмәләрне дезинфекцияләү санала.
-
ТР буенча Роспотребнадзор Кыш Бабай үтәргә тиешле Covid-кагыйдәләрне атады
Яңа елның төп тылсымчысына бәйрәм үткәрү өчен коронавирус инфекциясенә тест узу мәҗбүри түгел.
-
Уҗымнар туңмыймы?
Бу сорау күпләрне борчый. Чөнки кар аз, республикадан антициклон китәргә уйламый.Бу сорауга Россельхозцентрның республика филиалы Саба районы бүлеге җитәкчесе ВАСИЛ КӘБИРОВ җавап бирә.
-
Роспотребнадзор Covid-19 йоктырмас өчен, чыршы тирәли әйлән-бәйләнне ничек оештырырга кирәклеген аңлатты
Традицион массакүләм яңа ел бәйрәмнәре коронавирус аркасында кыскартылган форматта узачак.
-
Хезмәт китергән бәхет
7 декабрь көнне Иске Икшермә авылында яшәүче Нурлыхода Ахияр кызы Ибраһимова үзенең 95 яше уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.
-
Табиблар битлекне суыкта кешеләр күп җыелган урыннарда гына кияргә киңәш итте
Әгәр кеше төчкерә яки йөткерә икән, битлектә тамчылар хасил була, аннары алар салкында ката.
-
Татарстанда ОРВИ сәбәпле 600гә якын мәктәп укучысы карантинга китте
Казанда һәм республиканың Баулы районында балалар өйдә укый.
-
Район Советы утырышы
Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миннеханов рәислегендә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышына депутатлар каравына барысы 4 көн тәртибе кертелде. Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә буенча район Советының юридик бүлеге начальнигы Альберт Миникаев чыгыш ясады.
-
Зөя һәм Болгарны өйрәнү һәм саклау өчен Татарстан Дәүләт премияләре бирелде
Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләренә Татарстанның 15 фәнни һәм җәмәгать эшлеклесе лаек булды.
-
Инвалидлар балалар арасында шашка ярышлары
Инвалидлар ункөнлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында шашка буенча үткәрелгән район ярышларына мәктәпләрдән 50гә якын укучы килгән иде.
-
Миңнеханов Махсус Олимпиада үткәрү турында: Бу спортка караганда да әһәмиятлерәк
2022 елгы Махсус Олимпиада Казанда өч меңгә якын делегат җыячак.
-
Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына Татарстан районнарыннан заказлар килә башлаган
Китапны «Казан утлары» журналы тәкъдим итте.