Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уҗымнар туңмыймы?

Бу сорау күпләрне борчый. Чөнки кар аз, республикадан антициклон китәргә уйламый.Бу сорауга Россельхозцентрның республика филиалы Саба районы бүлеге җитәкчесе ВАСИЛ КӘБИРОВ җавап бирә.

Бүлекнең баш агрономы Әсгать Габдерахманов һәм «Юлбат» хуҗалыгы агрономы Ленар Саматов «Урта Саба» бүлекчәсенең «Скипетр” сортлы сортлы көзге бодай чәчелгән басуда уҗымнарның торышын тикшерәләр.

Татарстанда декабрьнең беренче ункөнлегендә 25 градуска кадәр салкын һава урнашты. 2021 ел уңышы өчен чәчелгән көзге культуралар кар катламы астында йокы халәтендә. Кышкы чор көзге культуралар өчен шактый куркынычлар тудырырга мөмкин. Аларның уңышлы кышлавына күп факторлар йогынты ясый һәм шуның берсе – кар катламының калынлыгы. Тәҗрибәләрдән күренгәнчә, чәчүлекләрне туңудан саклап калу өчен кар “юрганының” 20-25 сантиметр булуы кирәк. Көчле салкыннар ай буе сакланса, аз карлы кышта уҗымнарга шактый зыян салалар һәм көзге культураларның акрынлап һәлак булуына китерәләр. Җылы кышта көзге шытымнар көпшәк кар катламы астында сулауны һәм үсүне дәвам итәләр, мондый очракта алар һава җитмәүдән тончыгалар һәм һәлак булалар, ягъни “күксиләр”. Андый урыннарда язгы культураларны кабат чәчәргә туры килә. Димәк, көзге культураларның уңай кышлавы һава температурасына да, шул ук вакытта кар катламының биеклегенә дә нык бәйле.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев