Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт китергән бәхет

7 декабрь көнне Иске Ик­шермә авылында яшәүче Нурлыхода Ахияр кызы Ибраһимова үзенең 95 яше уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

undefined

Туктар авылында туган кызга да сугыш китергән мих­нәтләрне кичерергә, авыр ел­ларны узарга туры килә. җидееллык мәктәптән соң бухгалтерлар курсын тәмамлый. 1949 елда Иске Икшермә авылында яшәүче Әхтәмҗан Исхаков белән тормыш корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Нурлыхода Ибраһимова 41 ел, ягъни лаеклы ялга чыкканчы «Икшермә» совхозында кассир булып эшли. Үз эшен яратып, намус белән башкарганы өчен тирә-юньдәгеләрнең ихтирам-хөрмәтен казана.

Бүгенге көндә улы Ринат тәрбиясендә гомер кичерә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев