Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Инвалидлар балалар арасында шашка ярышлары

Инвалидлар ункөнлегендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында шашка буенча үткәрелгән район ярышларына мәктәпләрдән 50гә якын укучы килгән иде.

  Балалар дүрт төркемгә  бүленеп көч сынаштылар. Уен ахырында барысы 18 призер  ачыкланып, аларга яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Грамоталарын, акчалата призларны инвалидлар оешмасы  рәисе  Мәгъсум Галиуллин,  ярышларның баш  судьясы Рәшит Кәримов тапшырды.  “Ярышлар матур гына барды. Турнир  үткәререгә  мөмкинлек тудырганнары  өчен сәләтле балалар мәктәбе-интернаты дирекциясенә  зур рәхмәт. Ярышларны   киләсе  елларда да дәвам итәчәкбез. Катнашырга тырышыгыз, күнегүләрне  еш  үткәрегез,  осталылыгызны даими камилләштерегез”, – диделәр алар укучыларга хәерле юллар,  уңышлар теләп.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев