Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавируска вакцина ясат

Хәзерге вакытта бөтен дөньяда, шул исәптән Татарстанда һәм районыбызда коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы дәвам итә. Вирус белән йогышланмауның төп шарты булып әлегә социаль дистанция саклау, битлек киеп йөрү һәм аны ике сәгать саен алыштыру, кулларны антисептиклар белән эшкәртү, бүлмәләрне дезинфекцияләү санала.

Озакламый иң нәтиҗәле профилактика чарасы вакцина ясау булачак. Шушы көннәрдә Саба үзәк хастаханәсенә сынау срогы узган Спутник V вакцинасы кайтуы көтелә. Прививка 21 көнлек интервал белән ике тапкыр ясалырга тиеш. Вакцина алучылар башта РНК вирусын һәм антитәнчекләрне ачыклау өчен тикшерү узачак. Прививка ясатырга теләүчеләр үзләренең участок терапевтларына мөрәҗәгать итә алалар.

Резеда Фәттахова, үзәк хастаханә баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев