Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор Covid-19 йоктырмас өчен, чыршы тирәли әйлән-бәйләнне ничек оештырырга кирәклеген аңлатты

Традицион массакүләм яңа ел бәйрәмнәре коронавирус аркасында кыскартылган форматта узачак.

Балалар, бакчаның бер төркеменнән яки бер сыйныфта укучылар гына куллар тотынып, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөртә алалар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Әгәр дә балалар бакчасында “утренник” бер төркемдә булса, анда кулга тотынып әйлән-бәйлән үткәрергә мөмкин булуы аңлашыла. Әгәр дә бу шулай да кайдадыр урамда балалар чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән алып барса - алар бияләйләрдә яки перчаткаларда булачаклар ", - диде спикер.

Любовь Авдонина, әгәр бәйрәмдә төрле коллективлардан балалар катнаша икән, кулга тотынып әйлән-бәйлән йөртергә кирәкми, дип өстәде.

"Бүген бездә массакүләм чаралар тыелган. Һәм шулай да, менә бу элек булган зур чыршы бәйрәмнәрен, быел без кыскартылган форматта уздырабыз ", - диде республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев