Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР буенча Роспотребнадзор Кыш Бабай үтәргә тиешле Covid-кагыйдәләрне атады

Яңа елның төп тылсымчысына бәйрәм үткәрү өчен коронавирус инфекциясенә тест узу мәҗбүри түгел.

Кыш бабай бәйрәмнәрдә яңа коронавирус инфекциясе куркынычы аркасында битлектә булырга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Кыш Бабайга карата, инфекциягә анализ нәтиҗәсе булырга тиешме икән дигән өлешендә, бүген нинди дә булса кырыс таләпләр юк. Шулай да, битлек режимы - ул барысы өчен дә. Һәм әгәр дә Кыш Бабай каядыр оештырылган коллективка килә икән, аның битлеге булырга тиеш ", - дип билгеләде спикер.

Любовь Авдонина ассызыклаганча, сакал һәм мыек булса да, Яңа елның баш тылсымчысының борыны ачык. Маска исә, сулыш органнарын саклау өчен кирәк.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев