Хәрби паек ачлыктан коткарган
Туган ягыбыз тарихын тирәнтен өйрәнгән вакытта, миңа нәселләре белән төп Байлар Сабасыныкы булып яшәгән, хезмәт юлын шунда башлап олы яшькә җиткән кешеләр белән якыннан танышырга туры килә. Шуларның берсе апалы-энеле Фатыйма һәм Сәгыйть Гариповлар. Аларның нәсел ырулары борын заманнан гел бер нигездә яшәгәннәр. Әтиләре Гариф – 1901, ә әниләре Галим кызы Бибитайфә 1908 елда туган. Фатыйма апа үзе 1931 елның 25 апрелендә дөньяга килә, Сәгыйть абый 1937 елгы.
Пермьдә яшүче Наҗия исемле сеңлекәшләре дә бар. Яшьлек чорлары авыр сугыш вакытына туры килгән. Әтиләре 1941 елның 31ноябрендә Бөек Ватан сугышына киткән. Суслонгердагы ачлык, авыр физик хезмәт аркылы уза. Бибитайфә апа тормыш иптәшенең шушы коточкыч лагерьга эләккәнен ишетеп, ике тапкыр, өйдә булган ашамлыкларны алып, янына да бара. Гариф абый сугышка киткәч, 1942 елда авыр яралана һәм хәрби госпитальдә ятканда немец самолётларының бомбага тотуы вакытында һәлак була. Әниләре, Бибитайфә күмәк хуҗалыкта сыерлар сава, аның өстенә аларны төнге көтүгә дә алып чыга. Кызы, Фатыйма хезмәт юлын хуҗалыкның Кырлай кушаматлы байлардан калган бакчасында яшелчә үстерүдән башлый. (Ул вакытта Байлар Сабасында дүрт күмәк хуҗалык булган: “Кызыл Көрәш” (рәисе – Хәмидулла Хуҗиәхмәтов), “Гимн” (Сәйфулла Рәхмәтуллин), “Каганович” (сугыштан бер кулы яраланып кайткан Галим Әхмәтгәрәев җитәкли) һәм “Фронтовик” (Йосыф Фатыйхов). Аннан кызны атларга салам турарга күчерәләр. Ачлык үзен бик сиздергәч, әниләре Хәмидулла Хуҗиәхмәтовка барып ашлык сорый. Башкасы булмау сәбәпле, аңа 6 кило арпа бирәләр. Аны Тенеки авылына тегермәнендә он итеп тартып, җилгәреп, ипи пешереп ашыйлар. Аннары күмәк хуҗалык җитәкчесе Бибитайфә апаны фронт өчен төрле кирәк-ярак ясаучы промкомбинатка эшкә җибәрә. Комбинат хәрби саналгач, аз-маз булса да ипи паёгы бирелә. Менә шушы ипи коткарып та калгандыр инде аларның гаиләләрен. Фатыйма апаның энесе Сәгыйть абый да ике класс кына белем ала һәм башкача уку мөмкинлеге булмаганлыктан күмәк хуҗалык сыерларын көтә башлый. Авыр була 9 яшьлек малайга 50шәр баш сыерны көтүе, ләкин түзә. “Бигрәктә аяк киеменең начар булуы үзәккә үтте. Төнге каравылга калганда аяклар җылынсын өчен сыерның җылы тизәгенә басып тора идек”,– дип искә ала Сәгыйть абый. Урманда атлар саклаганда аңа бик каты салкын тия, әнисе Бибитайфәнең дәвалары гына коткарып кала үзен.
Егет Семипалатинск шәһәрендә өч елын хезмәт итеп үзенең хәрби бурычын үтәгәч, 1961 елда, “Сельхозтехника”да оештырылган курсларда укып, тракторчы таныклыгы ала. Аны Котдус абый Кәримовка ярдәмче комбайнчы итеп билгелиләр. Шушы ук елны “Т-54” тракторына Билал абый Мусинның алмашчысы булып күчә. Үз гомерендә – 1961 елдан башлап лаеклы ялга чыкканчы, ягъни 1997 елга кадәр ике “Т-74”, бер Т-75 һәм “Волгарь» тракторларында хуҗалык басуларын ничә мәртәбәләр тырмалаганын, сөргәнен үзе генә белә. 1978 елда аны фидакарь хезмәте өчен Почет Билгесе ордены белән бүләкләгәннәр. Апасы Фатыйма да гомерен күмәк хуҗалыкта сыер савуга багышлаган. Икесе дә күп еллар район, авыл Советы депутатлары булганнар. Рәсемнәре Мактау тактасында торган.
Хәзергесе көндә апалы-энеле Гариповлар икесе дә лаеклы ялда, тыныч, матур тормыш кичерәләр. Әниләре, Бибитайфә апаны, картлык көнендә олылап карап, тәрбияләп яшәтеп соңгы юлга озатканнар. Менә шундый гомерләрен туган җирләренә багышлап картлык көннәрен тыныч тормышта яшәүче ветераннарыбыз да бар әле безнең! Алар алдында хөрмәт белән башыбызны иябез!
Муса Абдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев