2 сентябрь 2020 яңалыклары
-
“Җәйге китапханә”гә йомгак ясалды
Җәйге каникул уңаеннан китап сөюче дусларыбызны “Җәйге китапханә-2020”гә чакырган идек. Шарты бик гади: моның өчен “Җәйге китапханә-2020” исеме белән дәфтәр башлап, укыган китабыңның авторын, исемен, кыскача берәр өлешен язарга, үзең теләгәнчә бизәргә; үзәк китапханәнең шәхси инстаграм битендә язучыларның тормыш юлы, хикәяләр, шигырьләр һәм иҗатына кагылышлы викторинада катнашып, җавапларын язарга кирәк иде. Җәй буе китап укучы дусларыбызны 30 августа “Ямьле Саба” яр буенда, Татарстан Республикасы көне уңаеннан уздырылган чарада тәбрикләдек.
-
Хәрби паек ачлыктан коткарган
Туган ягыбыз тарихын тирәнтен өйрәнгән вакытта, миңа нәселләре белән төп Байлар Сабасыныкы булып яшәгән, хезмәт юлын шунда башлап олы яшькә җиткән кешеләр белән якыннан танышырга туры килә. Шуларның берсе апалы-энеле Фатыйма һәм Сәгыйть Гариповлар. Аларның нәсел ырулары борын заманнан гел бер нигездә яшәгәннәр. Әтиләре Гариф – 1901, ә әниләре Галим кызы Бибитайфә 1908 елда туган. Фатыйма апа үзе 1931 елның 25 апрелендә дөньяга килә, Сәгыйть абый 1937 елгы.
-
Татарстанда көзге сайлаулар өчен участок сайлау комиссияләре ачылды
Татарстанда 11-13 сентябрьдә дүрт сайлау кампаниясе, шул исәптән ТР Президентын сайлау да узачак.
-
«Россия лидерлары» конкурсы финалисты компаниясе Иннополис резиденты булды
Виктор Никитинның "Бипиум" платформасы программистларсыз корпоратив кушымта төзергә мөмкинлек бирә.
-
Иртәгә Татарстанда Бөтенроссия "Җиңү диктанты" узачак
3 сентябрьдә «Бердәм Россия» сәяси партиясе башка иҗтимагый оешмалар белән берлектә Бөтенроссия тарихи диктант язу көнен үткәрә.
-
Бүген районыбыз имамнарының чираттагы киңәшмәсе үтте
Бүген районыбыз имамнарының чираттагы киңәшмәсе үтте. Анда көнүзәк мәсьәләләр каралды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.
-
“Фирүзә” агитбригадасы кырларда
Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара, бөртекләрне түкми-чәчми басу кырлардан җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз аруны-талуны белми, көнне төнгә ялгап иген язмышын хәл итү өчен көрәшәләр. Без мәдәният хезмәткәрләре дә бу чорны читтән генә күзәтеп торырга күнекмәгән. Аларга рухи азык өләшү өчен, язын-көзен басу кырларга, игенчегә мәдхия җырларга ашыгып юлга кузгалабыз.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан»: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 01 час. до 09 час. 3 сентября 2020 г. Ночью и утром 3 сентября 2020 г. на территории Республики Татарстан и в Казани местами ожидается туман.
-
Беренчеләргә “Ак Барс” бүләге
1 сентябрьдә Белем көнендә районның 1нче сыйныфка барган 452 укучыга бүләккә “Ак Барс” акцонерлык җәмгыяте нәшер иткән “Барсикның Татарстан тарихы буенча сәяхәте” темасына татар һәм рус телләрендә язылган өч дус – Барсик, Выручалочка һәм Банкомаш маҗараларына багышланган матур китаплар бирелде. Китапта уенга – мобиль кушымтага сылтама да бар. Уенны планшетка (смартфонга) күчереп алып, Татарстан тарихын өйрәнергә була.
-
Россиядә китапларны сатып алганчы фотога төшерүне тыярга ниятлиләр
Күчермәләрен алуны тыю китап һәм башка вакытлы булмаган матбугат басмаларын сатучыларны якларга мөмкинлек бирәчәк.
-
Көн димиләр, төн димиләр
Хуҗалыкларда чәчү агрегатлары тәүлек буе эшләтелә. Районыбыз хуҗалыклары игеннәрне урып-җыю (90%) белән бергә, көзге культуралар чәчүне дә (93%) төгәлләп киләләр. Икесе дә мөһим, киләсе ел уңышы турында кайгыртуны да икенче планга куеп булмый. Көзге чәчүнең агротехник сроклары туфракның температурасы, дымлылыгы белән билгеләнә һәм ул август ахырына-сентябрь башына туры килә. Шул вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк. Районның күпчелек хуҗалыкларда көзге чәчү нигездә “Саба” җәмгыятенең заманча техникасы белән башкарыла.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть, газ, химия форумын ачты
Быел чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
-
Юлбатта Саба балаларын да көтәләр
1 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. Яңа уку елында 452 бала тәүге тапкыр парта артына утырды.
-
Сәләтле балалар мәктәбендә белем бәйрәме
Мәктәбебездә зур бәйрәм – Белем бәйрәме, һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Бу уку елында 35 беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп “Сәләтле балалар мәктәбе укучысы” исеменә лаек булды, беренче кыңгырау чыңын ишетте.
-
Арчага бара торган йөк машинасының юлда двигателе шартлаган, кабинасы тулысынча янган
Машина йөртүче зыян күрмәгән һәм медицина ярдәменнән баш тарткан.