Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Фирүзә” агитбригадасы кырларда

Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара, бөртекләрне түкми-чәчми басу кырлардан җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз аруны-талуны белми, көнне төнгә ялгап иген язмышын хәл итү өчен көрәшәләр. Без мәдәният хезмәткәрләре дә бу чорны читтән генә күзәтеп торырга күнекмәгән. Аларга рухи азык өләшү өчен, язын-көзен басу кырларга, игенчегә мәдхия җырларга ашыгып юлга кузгалабыз.

undefinedШушы көннәрдә Ике басу Арташ мәдәният йорты каршында эшләүче “Фирүзә” агитбригадасы, китапханәче бе­лән берлектә, “Нырты” ху­җалыгының урып-җыю, көз­ге чәчү барган басуларында “Арташ” бүлекчәсенең ындыр табагында булып “Игенчегә игелек кылучыга, җырлар аша сәлам юллыйбыз” дигән программа белән чыгыш ясадык. Шунысы куанычлы, басуларда барлык төр техникада да авылдашларыбыз эшли.

 Кала дөньясына агылучы яшьләр арбасына утырмый­ча, туган жирендә калган яш­ләребез дә бар. Авыл ху­җалыгы кадрлары әзер­ләү­че югары уку йортларын тәмамлаган яшь бел­геч­лә­ребез – агроном Ин­саф Мө­хәр­ләмов, инженер Илүс Мө­хәммәтҗанов, тагын бер­ничә вазыйфаны бер үзе алып баручы уңган егетебез Данис Вәлиев шундыйлардан. Яшь­ләребезнең тәҗрибәле ме­ханизаторлар­ бе­лән бергә алып барган күмәк тырышлыгы, хуҗалык рәисе Ильяс Илдус улы Дәү­ләтҗановның эшне дөрес оеш­тыра белүе нәтиҗәсендә туган ягым кырлары мул уңыш белән сөендерә. Яшь­ләр булган җирдә киләчәк бар. Буш нигезләр кими, яшь сабыйлар дөньяга аваз сала, демографик хәл яхшыра! ”Фирүзә” агитбригадасы программасы туган җиребез язмышына битараф булмаган, балалар тәр­бияли алган ата-аналарга да мактау җырлауны да үз эченә алган иде.

Раилә Мөхәммәтҗанова,

Ике басу Арташ мәдәният йорты мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев