Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәләтле балалар мәктәбендә белем бәйрәме

Мәктәбебездә зур бәйрәм – Белем бәйрәме, һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Бу уку елында 35 беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кереп “Сәләтле балалар мәктәбе укучысы” исеменә лаек булды, беренче кыңгырау чыңын ишетте.

Укучыларны бәйрәм белән котлап Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, аппараты җитәкчесе Каримов Марат Рәшит улы, Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе баш методисты Багавиева Гөлшат Нәкыйп кызы, мәктәп директоры Каримуллина Валентина Эрнстовна изге теләкләрен җиткерделәр. Мавыктыргыч дәресләр, кызыклы вакыйгаларга бай булган Белем илендә сезгә бары уңышлар юлдаш булсын!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев