Көн димиләр, төн димиләр
Хуҗалыкларда чәчү агрегатлары тәүлек буе эшләтелә. Районыбыз хуҗалыклары игеннәрне урып-җыю (90%) белән бергә, көзге культуралар чәчүне дә (93%) төгәлләп киләләр. Икесе дә мөһим, киләсе ел уңышы турында кайгыртуны да икенче планга куеп булмый. Көзге чәчүнең агротехник сроклары туфракның температурасы, дымлылыгы белән билгеләнә һәм ул август ахырына-сентябрь башына туры килә. Шул вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк. Районның күпчелек хуҗалыкларда көзге чәчү нигездә “Саба” җәмгыятенең заманча техникасы белән башкарыла.
Әйтик, өченчекөн Мичән бригадасы кырларында Сэлфорд чәчү комплексы эшләгән вакытта булдык. Аны гомуми хезмәт стажы 14ел булган Марат Шәйдуллинга тапшырганнар. “Нью-Холланд”ка тагылган агрегат белән 5нче ел көзге культуралар чәчәм. Яз көне “Таң” җәмгыятенең Питрәч бригадасында культивациядә булдым. Тракторны тәүлек буе эшләтәбез. Бүген мин иртәнге 6дан кичке 6га кадәр эшлим. Төнлә “Нью-Холланд”ны Айрат Сәлаховка тапшырам. Кабинадагы дисплейлы приборлар, джпс навигатор караңгыда да эшләргә мөмкинлек бирә”,– дип аңлатты механизатор (фотода).
Чыннан да, Сэлфорд 12,2 метр киңлектәге чәчкече белән сәгатенә 12-13 гектарда эш башкарырлык җитештерүчән агрегат. Марат Шәйдуллин 143 гектар мәйдандагы арыш чәчүне өйләгә кадәр төгәлләп (эшкә 30 августта көннең икенче яртысында керешкән), “Скипетр” сортлы бодай игеләчәк басуга килеп туктаган иде.
Комплексны бер бункерына “КамАЗ”да Илназ Шәрипов алып килгән симәнәне, икенчесенә Раиф Фәттаховның машина әрҗәсендәге минераль ашламаны тутыру һәм агроном Азат Галимуллин белән чәчү нормасын көйләү ярты сәгать чамасы вакытны алды.
“Орлык авыруларга каршы анкер трио препараты белән эшкәртелде. Бер гектарга уртача 280 килограмм симәнә китә.
Ашламаны бодайга гектарына 130 килограмм керә торган итеп көйләдек. Арыш берәр центнер исәбеннән ашланды. Барысы 506 гектарда көзге чәчү үткәреп, киләсе елга да мул уңышка өмет баглыйбыз. Быелгысына килгәндә, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 32шәр центнер җыйнала. Тритикале уртача 43әр центнер уңыш бирде. Быел әлеге культураның “Бета” сортын 100 гектарда чәчеп калдырабыз”,– ди агроном.
“Мичән”дә узган атнада яуган көчле яңгырдан соң басуга ике көн керә алмаганнар. Шунлыктан Мичәннең үз комбайнчылары Фидаил Сәйфетдинов белән Расим Низамов алдында көзге бодай һәм солыны суктыруны тиз көндә сыйфатлы төгәлләү бурычы тора. Фидаил уракта былтыр алдынгылар исемлегендә иде. “Акрос”та быел гына эшли башлаган Расим Шакировны да агроном: “Нинди техникага утырса да, сыната торган егет түгел”,– дип мактады. Гомумән, бригада уракны үзендә булган комбайннар белән башкарып чыгарга исәпли.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев