Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбатта Саба балаларын да көтәләр

1 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. Яңа уку елында 452 бала тәүге тапкыр парта артына утырды.

undefined

Саба гимназиясендә тәүге кыңгырау 1065 укучы өчен яңгырады, 142 бала мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керде. Бәйрәм чарасы гимназия директоры Айнур Шәймәрдановның тәбрикләү чыгышы белән башланды. Ул укучыларны, беренче сыйныфка бару­чыларны озата килгән әти-әниләрне, мәктәп коллективын яңа уку елы белән тәбрикләде, балаларга белем илендә югары баскычларга күтәрелүләрен, уңышлар теләде. Бәйрәм шатлыгы белән уртаклашырга килгән, үзе дә кайчандыр шушы мәктәп бусагасын атлап чыккан район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, укучыларга дәрәҗәле мәктәптә белем алуларын, аларга киләчәктә зур өметләр баглануын әйт­те, барысына да яңа уку елында яңа биеклекләргә, яңа иҗади казанышларга ирүшеләрен теләде. Район мәгариф идарәсе начальни­гы урынбасары Гөлназ Капитонова да мәктәп коллективына, гомумән, бәйрәмгә килүчеләрнең һәркайсына матур теләкләрен ирештерде. Беренче сыйныф укучыларына символик ачкычлар тапшырылгач, тәүге кың­гырау яңгырады (фотода). Чәчәк бәй­ләмнәре тоткан 1нче - А,Б,В,Г,Д,Е сыйныфы укучылары укытучы апалары артыннан зур зур адымнар белән белем иленә юл алдылар.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/saba-gimnaziyasend-belem-byrme

Юлбат авылында Белем бәйрәме “159нчы ПМК” җәм­гыяте төзүчеләре көче белән капиталь ремонтланган мәктәптә үткәрелде. Тантанага беренче сыйныфка ке­рүчеләрнең әти-әниләре һәм авыл өлкәннәре дә кил­­гән иде. Юлбат авыл җир­легендә яшәүчеләрне яңа уку елы башлануы бе­лән район башлыгы Рәис Миңннеханов тәбрикләде. “Бү­геннән сезнең өчен иң кирәкле кешеләр – укыту­чылар булачак. Аларны тыңлагыз, бергә киңәшегез. Юлбат мәктәбендә яшь буынга белем-тәрбия бирү сыйфаты югары. Капиталь ремонттан соң шартлар тагын да яхшыра. Сабаның Юлбатка якын ягында сәнәгать мәйданчыгы сафка басуы һәм аларда эшләүчеләр өчен сезнең җирлектә аренда йортлары төзелү укучылар санын да арттырыр. Мин киләчәктә Юлбатта белем алучылар саны 100-150гә җитәр дип ышанам. Мәктәбегез әле шаулап-гөрләп торачак. Барыгызга уңышлар”,– дип сөйләде район башлыгы.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/yulbat-tp-mktbend-belem-byrme2

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев