Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Җәйге китапханә”гә йомгак ясалды

Җәйге каникул уңаеннан ки­тап сөюче дусларыбыз­ны “Җәйге китапханә-2020”гә чакырган идек. Шарты бик гади: моның өчен “Җәйге китапханә-2020” исе­­ме белән дәфтәр башлап, укыган китабыңның ав­­торын, исемен, кыскача берәр өлешен язарга, үзең теләгәнчә бизәргә; үзәк китапханәнең шәхси инстаграм битендә язучыларның тормыш юлы, хикәяләр, шигырьләр һәм иҗатына кагылышлы викторинада катнашып, җавапларын язарга кирәк иде. Җәй буе китап укучы дусларыбызны 30 августа “Ямьле Саба” яр буенда, Татарстан Республикасы көне уңаеннан уздырылган чарада тәбрикләдек.

 

“Җәйге китапханә – 2020” дә Байлар Сабасы, Шәмәрдән, Олы Кибәче, Олы Нырты, Югары Симет, Ике басу Арташ, Иләбәр, Явлаштау, Килдебәк, Казанчы-Бигәнәй, Курсабаш, Яңа Мичән, Туктар, Шекше, Юлбат авыл китап укучылары актив катнашты. Китап сөюче яшь дусларыбызны мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин, районыбызда яшәп иҗат итүче якташыбыз Гөлсинә Галимуллина, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының өлкән белгече Ришат Билалов, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Била­лова тәбрикләде. Әлеге ча­раны оештыруда даими ярдәм күрсәткәне өчен Гөлсинә Галимуллина һәм Ришат Билаловка, шулай ук китап укучыларын чараларда актив катнаштырган китапханәчеләргә Рәхмәт хаты тапшырылды. Чара Рисәнә Манихова һәм Ләйсән Мусина башкаруында җыр, шигырь белән үрелеп барды. Бүләкләүләрне Ләйсән Билалова: “Кадерле укучым! “Җәйге китапханә”дә сезнең белән көзгә күчә. Мәктәптә укуың белән безнең ки­тап­ханәләргә дә килүеңне дәвам итеп, яңадан-яңа китаплар белән танышып, чараларда катнашуыңны теләп калабыз. Һәрвакытта да китап иң якын дустың булып калсын!”– дигән теләк белән тәмамлады. Балалар үзләрен Саба үзәк китапханәчеләре уздырган “Көзге чәчәк бәй­ләме” мастер классында чәчәк бәйләме ясауда сынады, “Туган ягым – Татарстан” мастер классында гадәти булмаган открыткалар, китап кыстыргычлары ясау да күңелләренә хуш килде.

Илсөяр Шакирҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев