КҮПНЕ КҮРГӘН ӘТИЕМ
Августның соңгы якшәмбесе Шахтерлар көне буларак билгеле. Төбәгебездә шахталар булмаса да, бу һөнәри бәйрәм шактый гаиләләргә кагыла, дип уйлыйм. Ник дигәндә, шахталарда элек-электән татарлар күп эшләгән.
Безнең районнан да әтиләре яисә бабалары җир астында күмер чапкан кешеләр шактый яши. Минем әтием Әүхәди Мөхәммәди улы СССРның бер читеннән (Донбасс) икенче читенә кадәр (Сахалин утравында) гаиләсе белән барып, 15 ел шахталарында эшләп, Хәсән күле янында барган сугышларда катнашып, инвалид булып кайткан ветеран иде. Нужаны яшьли күп күргән кеше була ул. Әтисе үлгәч, аны һәм тагын ике бертуганын балалар йортына бирәләр. Тиф таралып, икесе үлә, минем әтием булачак Әүхәди генә исән кала. Аны бабамның танышы Гариф бай уллыкка ала. Әмма аңа кулак ярлыгы тагыла. Гариф бай сөргенгә сөрелгәнче, Әүхәдигә акча биреп, киендереп күмер чыга торган якларга озата. Шулай итеп, әтием 15 яшендә шахтерлар сафына барып кушыла. Башта төрле эш башкара, яше тулгач җир астына төшә, забойчы була. Аның: "Яңа алымнарны татар милләтеннән булган шахтерлардан үзем теләп өйрәндем. Башта гел кәйлә белән эшләдек, вагонеткаларны тартып йөртә идек. Сменага 102 тоннага кадәр күмер чыгарган, норманы 10-14 тапкыр арттырып үтәгән вакытлар булды. Ә 1928 елларда зур үзгәрешләрдән соң күмер чыгару тәүлегенә 300 тоннага җитте. Мин эшләгән Кадиевка бассейнында шахтерларны эшкә сайлап алалар иде. Стаханов хәрәкәте безнең шахтада киң җәелде",- дип сөйләгәне истә калган. А.Стаханов исә күмер чыгаруда рекордны Кадиевкада куя.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Розалия Мөхәммәдиева,
Саба гимназиясе
укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев