24 август 2012 яңалыклары
- 
    
                      Белем бирүдә – бербөтенлекӨченчекөн Шәмәрдән лицеенда район мәктәпләре мәгариф хезмәткәрләренең традицион яңа уку елы алды август мәгариф киңәшмәсе булды. Аның эшендә 350 укытучы һәм тәрбияче катнашты. 
- 
    
                      ТЫРЫШЛЫК ҺӘМ ХӨРМӘТ – ЯНӘШӘРайоныбызда төзелешләр күп хәзер. Ел саен яңа объектлар сафка баса, йортларга, социаль учреждениеләргә агымдагы һәм капиталь ремонтлар ясала. 
- 
    
                      ФАКТТА ЮК, АКТТА БАР ИКӘН...Бүген күбебез почта әрҗәләреннән җир, милек, транспорт салымнары түләү турында белдерү кәгазьләре ала. Сүз дә юк, салымнарны вакытында түләргә кирәк. Ә менә булмаган җир кишәрлеге өчен квитанция килсә - нишләргә? Әлеге сорауга кадастр палатасында ачыклык кертергә була. Баксаң, туксанынчы елларда үткәрелгән хосусыйлаштыру үзенең нәтиҗәләрен һаман да сиздерә икән. Әлеге мәгълүматлар... 
- 
    
                      КҮПНЕ КҮРГӘН ӘТИЕМАвгустның соңгы якшәмбесе Шахтерлар көне буларак билгеле. Төбәгебездә шахталар булмаса да, бу һөнәри бәйрәм шактый гаиләләргә кагыла, дип уйлыйм. Ник дигәндә, шахталарда элек-электән татарлар күп эшләгән. 
- 
    
                      ИЛЛЕ МЕҢЕНЧЕ АБОНЕНТ – КИЛДЕБӘКТӘН"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең Арча электр элемтәсе бүлеге хезмәт күрсәткән зонада (Арча, Балтач, Саба, Теләче, Әтнә, Мамадыш, Кукмара районнары керә) 50 меңенче абонентка телефон кертелде. 
- 
    
                      ПОЛИЦИЯДӘ КАБУЛ ИТҮ29 август көнне РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегендә республика эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Олег Александрович Степущенко район гражданнарын кабул итәчәк. Кабул итү 10 сәгатьтә башлана. 
- 
    
                      “ИГЪТИБАР: БАЛАЛАР!” ГАМӘЛИЯТЕАвгуст ахырында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре арта. Былтыр, мәсәлән, республикада 23-30 август көннәрендә юл аварияләрендә 6 баланың гомере өзелгән. 
- 
    
                      “ҖИҢҮ ПОЕЗДЫ”НДАБүген тугыз вагонлы поезд якташларыбызны Мәскәү каласына алып китәчәк. Әлеге сәяхәт Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршы алырга әзерләнү һәм Татарстан ветераннар оешмасының 25 еллыгы уңаеннан оештырыла. 
- 
    
                      ТОРАК КОМИССИЯСЕ УТЫРЫШЫСаба муниципаль районының торак мәсьәләләре буенча җәмәгать комиссиясенең чираттагы утырышында социаль ипотекага йорт салу һәм торак шартларын яхшырту өчен кредит, шулай ук наемга фатир алырга теләүчеләрдән кергән 41 гариза каралды. 
- 
    
                      УРЛАШУЛАРГА ЮЛ КУЕЛМАСЫН"Бүгенге көндә республика кырларында гомуми чәчүлек җирләренең 98 проценты суктырылган. Уртача уңыш - гектарына 19,8 центнер. 
- 
    
                      ПРОГРАММАДА КАТНАШУ ГАДИЛӘШТЕРЕЛГӘН"Республикада инде икенче ел кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән 2011-2013 елларга исәпләнгән республика программасы уңышлы гына эшләп килә.