Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

УРЛАШУЛАРГА ЮЛ КУЕЛМАСЫН

"Бүгенге көндә республика кырларында гомуми чәчүлек җирләренең 98 проценты суктырылган. Уртача уңыш - гектарына 19,8 центнер.

Республикада урып-җыю эшләре белән беррәттән көзге культураларны чәчү эше һәм туфракны эшкәртү бара", - дип хәбәр итте 21 августта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов Хөкүмәт йортында үткән селектор киңәшмәсендә. Анда район башлыкларына, хуҗалык җитәкчеләренә урып-җыюны югалтуларсыз төгәлләү, сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, көзге чәчүне агротехник таләпләрне сак­лап, уңышлы башкарып чыгу кебек бурычлар куелды. Видеодан соң киңәшмәне муниципаль район башлыгы Р.Миңнеханов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г.Хәсәншин дәвам итеп, кыр эшләренә кагылышлы көндәлек мәсьәләләргә тукталдылар. Киңәшмәдә кукуруз, бәрәңге өлгергәч басуларда урлашу очраклары күзәтелүе, кыңгыр эшләргә юл куелмаска тиешлеге, хуҗалык җи­тәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыкларына да бу мәсьәләдә уяу булырга кирәклеге хакында әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X