Роспотребнадзорга 104 ел: Саба-Аренада өстәл теннисы турниры узды
Спорт яңалыклары

Роспотребнадзорга 104 ел: Саба-Аренада өстәл теннисы турниры узды

Өстәл теннисы бүлегендә Россия Федерациясе санитар-эпидемиологик хезмәте оешуга 104 ел тулуны билгеләп үтте

Өстәл теннисы бүлегендә Россия Федерациясе санитар-эпидемиологик хезмәте оешуга 104 ел тулуны билгеләп үттеләр. «Саба-Арена» спорт мәктәбендә 100дән артык катнашучыны берләштерде.

Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар-Саба муниципаль районы Башкарма комитетының башкарма Аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов,  Роспотребнадзорның Саба районы бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш  Хәбибуллина, гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Саба филиалы баш табибы -Илдус Исмәгыйлев, Рәшит Сәүбән Улы Фатыйховның хатыны-Гөлназ Дамир кызы катнашты. Бүләкләү өлешендә акчалата бүләкләр,татлы призлар турнирда катнашучыларның һәрберсенә Роспотребнадзорның гигиена һәм эпидемиология үзәге коллективлары тарафыннан оештырылды. 


Нет комментариев