Ветераннарга — игътибар һәм җылылык: «Игенче» бәйрәм күчтәнәчләре өләште
Авыл хуҗалыгы яңалыклары

Ветераннарга — игътибар һәм җылылык: «Игенче» бәйрәм күчтәнәчләре өләште

«Игенче» ҖЧҖендә Өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшырылды

Ел саен 1нче  октябрьдә  Халыкара  өлкәннәр көне — өлкән  буынга  хөрмәт бәйрәме билгеләп  үтелә. Бәйрәм уңаеннан  «Игенче» ҖЧҖендә игелекле акция уза: ветераннарга азык-төлек  җыелмалары тапшырылды.

Бәйрәм уңаеннан без ветераннар өчен азык-төлек җыелмалары әзерләдек. Һәр пакет кайгыртучанлык  һәм игътибар белән җыелган: он, ярмалар, үсемлек мае, сыр,казылык,төрле җимешләр,  чәй, татлы ризыклар. Ветераннарыбызга бераз ярдәм итү һәм аларны сөендерү өчен кирәкле продуктлар. Безнең өчен олы яшьтәге һәр кешенең үзен онытылмаганлыгын, аны хөрмәт итүләрен сизүе мөһим.

Өлкәннәр көне-календарьдагы дата гына түгел, ул яшькә карамастан, һәркемгә игътибар һәм яхшылык кирәклеген искә төшерү. Әзерләүдә һәм оештыруда катнашкан барлык хезмәткәрләргә рәхмәт.  Кадерле ветераннарыбыз-сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек  һәм озын гомер телибез!- диелә «Игенче»челәр тарафыннан.

 


Нет комментариев